Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта кышкы сезонга әзерлек башланды

Узган елгы кыш мул кары белән шактый сынады. Алдагысы ни күрсәтер. Техникалар әзерме? Юллар өчен, күпфатирлы йорт ишегаллары өчен җаваплы кешеләр һәм оешмалар билгелеме? Бүген хакимияттә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында бу мәсьәләгә дә нык басым ясалды

Узган елгы кыш мул кары белән шактый сынады. Алдагысы ни күрсәтер. Техникалар әзерме? Юллар өчен, күпфатирлы йорт ишегаллары өчен җаваплы кешеләр һәм оешмалар билгелеме? Бүген хакимияттә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында бу мәсьәләгә дә нык басым ясалды.

 

 

Район үзәгендә җәяүлеләр юлының чисталыгы өчен МУП “Коммунсервис” җавап бирә. Оешмада кышкы сезонга әзерлек эшләре башкарылган. 45 тонна ком, 5 тонна реагентлар сатып алынган, 11 техника әзерлек сызыгына баскан. Эшче куллар гына җитеп бетми. Оешма җитәкчесе Риназ Шәрипов 3 тракторга хуҗа табу кирәклеген искәртте.

 

Күпфатирлы йортлар ишегалларын чистарту өчен дә бөтен кирәк-ярак әзерләнгән. Биредә шулай ук кадрлар мәсьәләсен хәл итү зарур.

Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов быел аларга игътибарны арттыру зарурлыгын ассызыклады. Җаваплы оешмалар белән алдан ук килүшеләр төзеп куеп, ишегалларын вакытында чистартып бару кирәклеген искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев