Актанышта Россия көне: бәйрәм концертына рәхим итегез!
Бүген, 12 июнь — Россия көне. Актанышта зур бәйрәм уңаеннан зур концерт оештырыла. Чара 18:00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда башлана. Бәйрәм кунакларын бай концерт программасы, күтәренке кәеф һәм онытылмас мизгелләр көтә. Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне әлеге күркәм чарада катнашырга чакырабыз. Рәхим итегез!
12 июнь — Россия көне илебез тарихында аерым урын алып тора һәм аның үсеш юлын, кыйммәтләрен чагылдыра.
1990 елның 12 июнендә Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының Халык депутатларының I съездында дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Әлеге документ Россия законнарының Союз законнарыннан өстенлеген игълан итә һәм илнең киләчәктәге сәяси-икътисади реформаларына, шулай ук 1993 елгы Конституциягә нигез сала.
1992 елда бу дата рәсми рәвештә ял көне буларак раслана. Ул вакытта бәйрәм «Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн» дип атала. 2002 елда исә аңа хәзерге исеме — Россия көне — бирелә һәм ул Россия Федерациясе Хезмәт кодексында ныгытыла.
Россия көне — илебезнең яңарыш чоры символы. Ул дәүләтнең үсешкә омтылышын, алга бару теләген, шул ук вакытта тарихи традицияләргә тугрылыгын чагылдыра. 1990 нчы еллардан башланган бу бәйрәм бүген дә үз әһәмиятен югалтмый, киресенчә, ил тарихының өзлексезлеген һәм буыннар дәвамчанлыгын күрсәтә.
Шулай ук бу көн Россиянең күпмилләтле һәм күптөрле булуын ассызыклый. Төрле телләр, диннәр, гореф-гадәтләр янәшә яшәгән илебездә бердәмлек, татулык һәм үзара хөрмәт аеруча зур әһәмияткә ия. Россия көне — нәкъ менә шул кыйммәтләрне искә төшерүче, кешеләрне берләштерүче бәйрәм.
Бу көн — илебез белән горурлану, аның тарихын һәм бүгенгесен хөрмәт итү, киләчәккә ышаныч белән карау көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев