Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Әлеге минутларда Габдулла Тукай һәйкәле янында районкүләм шигърият бәйрәме башланды

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайны бөтен татар дөньясы данлый, хөрмәтли.

                     Мәктәп укучылары, укытучылар, каләм әһелләре, китапханә хезмәткәрләре яраткан шагыйребез, милләтебезнең сөекле улын искә алу чарасында катнаша. Актаныш районы җәмәгатьчелеге әлеге минутларда Мәдәният паркының Габдулла Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәмендә бөек шагыйребез рухы алдында баш ия.  

                  Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та бөек шагыйребезгә багышланган тантаналы чарада катнаша. Ленар Рафак улы Габдулла Тукайның һәйкәле янына чәчәкләр салыр алдыннан бәйрәмгә килгән райондашларны котлап, туган телебезне сакларга чакырды. 

- 26 апрель безнең өчен күренекле дата. Яраткан, данлыклы шагыребез Г. Тукайның туган көне. Үз телен, милләтен яраткан һәр кеше бу датаны белә. Татар теле ул милли кодыбыз, татар теле гореф-гадәтләребезне саклау, алдагы буынга эшебезне, динебезне тапшыру өчен ярдәм итә. Теленең кадерен белгән халыкның кадере була дип юкка гына әйтмәгәннәр. Татар телен, милләтебезне, гореф гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыруда хезмәт иткән һәрбер хезмәткәргә зур рәхмәтемне әйтәм. Дөньялар имин булып, телебезне саклап алдагы көннәрдә дә матур итеп яшәргә язсын.

            Тантаналы шигырь кичәсендә Габдулла Тукай бүләге иясе Мөхәммәт Мирза, "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе әгъзалары, укучылар, район мәдәният сарае, үзәкләштерелгән китапханә  хезмәткәрләре чыгыш ясый.

Юлай Низаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев