Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ангардан өч машинаны алып чыккан

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илгиз Сәлимгәрәев “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

 Без аның тормыш иптәше Гөлназ Гарифуллина белән сөйләштек.

Илгиз Сәлимҗан улы тумышы белән Такталачык авылыннан. 1989-1991 елларда Польшада армия сафларында хезмәт итә. Шофер була. Кайткач та гел ерак юлларга йөри, йөк ташый. 2023 елның 17 апрелендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә.

– Иптәшегез контракт төзим дигәч, каршы килмәдегезме?

– Әйттем инде, әйтмиме соң?! Махсус хәрби операция башланганчы ул бит “Тимер” батальонында булып кайткан иде. Анда Түбән Новгородта учебкада булдылар. Анда да шофер булып хезмәт итте. Солдатларны йөртте. Ике айдан соң, аның башына борт төште. Әллә ачып куйган булганнар, әллә ялгышлык белән ачык калган,  Илгиз солдатларга бортны ачыйм дигәндә, ул башына төшә. Шуннан аны комиссовать итәләр. Һәм ул кайтты. Махсус хәрби операция башлангач, аңа бармыйсыңмы, дип тәкъдим иткәннәр. Ул безнең хәрби тормышны ярата торган кеше. Мин барам инде, диде.

– Кыска вакытлы ялларга кайтканы булдымы?

– Өч тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китте. Соңгысында йөрәге авырту, кан басымы күтәрелү нәтиҗәсендә ай ярым Рязань, Курск, Мәскәү дәваханәләрендә ятты. Аннан бер ай реабилитация бирделәр. Үземнең янда торды. Менә 7 гыйнварда озаттык. Бу юлы  нык авыр китте. Без дә нык авыр озаттык. Улыбыз Илмирнең дә әтисен шул хәтле җибәрәсе килмәде.

– Бармый калу мөмкинлеге юк идеме?

– Ул бу хакта уйлап та карамады. Әле терелеп тә бетмәдең бит, тагын тормыйсыңмы, дигәч,  бармый булмый, анда мине иптәшләрем көтә, диде.

– Барып җиткәч, хәбәргә чыктымы?

– Анда элемтә нык начар. Иптәш малайларының вай-файлары бар. Шулар аша сөйләшәбез. Сөйләшкән саен икәүләп елыйбыз. Үзенә дә  вай-фай заказать иттек.

– “Батырлык өчен” медален кайчан һәм нинди батырлыгы өчен бирделәр икән?

– 2023 елның көзендә ангарларына һава һөҗүме була. Аларга ут каба. Ул ангарда йөк машиналары сакланган. Командирларының ангарга якын бармаска дигән күрсәтмәсен тыңламыйча, Илгиз шул ангардан, ут-ялкын арасыннан  өч машинаны алып чыга. Шуннан командиры аны бүләккә тәкъдим итә.

– Сезнең үзегезне  волонтер буларак беләбез. Алар сафына ничек кушылдыгыз?

– Ул вакытта әле Илгиз махсус хәрби операциягә китмәгән иде. Гөлинәләрнең “Без бергә!” группасына кереп карадым. Анда сборлар куя башладылар. Үземнең утыздан артык группам бар. Аларның сбор турындагы мәгълүматалрын үземнең группаларыма куеп, ярдәм итә башладым. Аннан “Яшьлек” яшьләр үзәгенә бара башладым. Үзем Уфа-ойл АЗСында оператор булып эшлим. Бер көн эшлим дә, өч көн ял итәм. Шушы өч көндә гел “Яшьлектә” волонтерлар янында.

– Илгиз гуманитар ярдәмнәрне аламы?

– Ала, ала. Командирлары сораган әйберләрне дә җибәрергә тырышабыз. Инде бу махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, егетләребез гаиләләре янына кайтсыннар иде. Барыбыз да көтәбез, борчылабыз.

– Бу теләкләргә барыбыз да кушыла.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев