Әтиләр көнен каршылап!
«Умырзая» балалар бакчасында «Балалар бакчасында әти-әниләр белән заманча эш формалары» темасы астында тәрбиячеләрнең район методик берләшмә утырышы узды.
Чарага килгән педагоглар иң беренче әтиләр көне уңаеннан әзерләнгән «Әти белән бергәләп» кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, соңыннан балалар белән күрсәтелгән эшчәнлекләрне карадылар. Эшчәнлекләрдә яңа алымнар кулланылды, шулай ук әти-әниләр дә эшчәнлекләрдә катнашты. Музыка залында «Яхшы кәеф» дип исемләнгән музыкаль тапшыру узды. Әлеге тапшыруга әниләр чакырылган иде, алар Актаныш авылында яшәп, югары дәрәҗәләргә ирешеп, уңышлы эшләп киләләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Семинарга килгән педагоглар эшчәнлекләргә югары бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев