Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Әтнә артистлары Актанышта

22 март көнне район мәдәният йортында, Әтнә халык театры артистлары сәхнә тотты.

 

Алар мәшһүр язучыбыз, күренекле драматург Аяз Гыйләҗевның “Кар астында кайнар чишмә” пьесасын сәхнәләштереп, тамашачыларга гаять тирән эчтәлекле, 
зәвыклы сәхнә әсәрен күрсәтеп сөендерделәр.

Актаныш тамашачысының күңелен яулап, үзләренең бик абруйлы сәхнә осталары икәнен тагын бер кабат исбатлап, ташамачыларны бер дулкында тотып, искитмәле сәхнә әсәрен бүләк иттеләр. Зал әледән-әле күмәк 
алкышларга күмелде. Спектакль күләмле булуга карамастан, ул бер тында узып китте сыман. Аяз абыйның тирән эчтәлекле, уйландыра, сабак ала торган әсәрен артистлар бәгырьләргә үтәрлек итеп, тормышчан итеп җиткерә алдылар.

Ни кызганыч, зал тулы түгел иде. Рамазан ае булгангадыр, мөгаен.

Йомгаклап, әтнәлеләргә алдагы елларда да зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев