Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Балалар гомере куркыныч астына куелмасын

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Инзилә Хәсәнова балигъ булмаган яшүсмерләр белән очрашты.

Укучыларның да, студентларның да җәйге каникуллары башында мондый очрашуларның максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү.

Инзилә Камил кызы иң элек технология техникумында студентларга хокук бозуларны кисәтү чаралары хакында аңлатты. Балигъ булмаганнар арасында тәртип бозуларның күпчелеге мотоцикллар белән бәйле, дип белдерде. Ул мотоциклларда техника белән идарә итү таныклыгы булган очракта гына йөрергә рөхсәт ителә, диде. Әгәр таныклыгы булмыйча, яшүсмер мотоциклда йөреп, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана икән, яшүсмер балигъ булмганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела, әти-әнисенә беркетмә төзелә.  Шуның өчен сез үзегезне генә түгел, ә әти-әниләрегезне дә кыен хәлдә калдырасыз, дип ассызыклады.

Ул балигъ булмаганнарга 1 июньнән 31 августка кадәр аралыкта урамда кичке сәгать 11гә кадәр үзләре генә йөрергә рөхсәт ителүен дә хәбәр итте. Ә инде кичке сәгать 11дән соң, урамда әти-әниләреннән яисә өлкәннәрдән башка йөрүләре ачыкланса, аларга да, әти-
әниләренә дә беркетмә төзелә. Яшүсмер  исәпкә бастырыла. Боларны истән чыгарырга ярамый.

Шулай ук электрон сигарет тартучы балигъ булмаганнар да исәпкә бастырыла, дип бәян итте ул. Монысы кайбер яшүсмерләрдә ризасызлык тудырса да, электрон сигаретларның сәламәтлек өчен зыяны зур булуын студентлар белеп торсыннар һәм аны куллануны туктатсыннар иде.

Студентлар Инзилә Хәсәновага үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Сөйләшү барышында алган мәгълүматлар алар өчен файдалы булгандыр, дип ышанасы килә.

Инзилә Камил кызы паркта ял итүче балалар, яшүсмерләр белән дә аңлату әңгәмәләре алып барды. Самокатларда йөрүче укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. Кичләрен урамда ата-аналардан башка йөрмәскә кирәк, дип киңәш итте.  

 

Һәрвакыт

күзәтчелек итәләр

 

Инзилә Хәсәнова белән балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе эшчәнлеге хакында да сөйләштек.

– Безнең төп бурыч булып, балалар белән төрле әңгәмәләр алып бару, социаль яктан куркыныч гаиләләрдә булу, гомумән алганда, балигъ булмаганнарның тормышларына күзәтчелек итү тора.

Бүгенге көндә безнең бүлекчәдә 10 яшүсмер исәптә. Күпчелеге йөртү таныклыгы булмаган килеш мотоциклда йөргән өчен. Алар белән төрле профилактика әңгәмәләре алып барыла, өйләрендә булына. Исәптә торучы балалар саны узган ел белән чагыштырганда артмады.

–Җинаять эше кузгатылган очраклар да бармы?

– Бүгенге көндә бер  яшүсмердән акча кыскан өчен дүрт яшүсмергә җинаять эше кузгатылды.

– Балигъ булмаганнар арасында иң еш кылына торган хокук бозулар нинди?

– Иң беренчесе, вакыт режимын үтәмәүне атар идем. Ягъни балигъ булмаганнар кичке сәгать 10нан соң урамда әти-әниләреннән башка гына йөриләр. Җәйге чорда ул кичке сәгать 11гә кадәр рөхсәт ителә. Тәртип бозган яшүсмерләрнең әти-әниләренә Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 5.35 нче маддәсе буенча беркетмә төзелә. Яшүсмер үзе исәпкә бастырыла.

Мәктәпләрдә, технология техникумында даими булырга тырышам. Балигъ булмаганнар алдында наркотиклар, дропперлык, акча кысу, интернет мошенниклары темасына чыгышлар ясыйм. Аларга каршы торырга кирәклеген аңлатам.

Иң зур проблема булып, ата-
аналарның балалары соравы буенча мототехника алып бирүләре тора. Инде быелгы язда гына да унга якын бала шул техникада йөреп, тән җәрәхәтләре алды. Әле җәй башланды гына. Шуның өчен ата-аналарга балаларына игътибарлы булырга кушар идем. Балигъ булмаган балаларга кичләрен тиешле сәгатьләрдән соң урамда йөрергә рөхсәт итмәсеннәр. Мотоцикл, квадроциклларда тиешле урыннарда гына йөрүләрен тәэмин итсеннәр. Йөртү таныклыгы булмаса, ул техникаларга утыртмасыннар. Балалар барыбызга да кадерле. Аларның гомерләрен куркыныч астына куймасыннар иде.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев