Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Балалар имин йөрсеннәр

Әлеге акциянең максаты – пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балалар травматизмын киметү, балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыру.

Рейд Актаныш технология техникумы янында кичке сәгать 4тә башланды. Чөнки бу техниканың иң күп йөри торган вакыты. Әти-әниләр балаларын бакчадан алырга килә. Һәм аларның газизләрен машиналарда ничек йөртүләре дә бу вакытта ачыграк күренә.

Районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев, инспектор Инсаф Минһаҗев машиналарны туктатып, шофер әти-әниләргә балаларын автомобильләрдә бары тик махсус утыргычларга утыртып, куркынычсызлык каешын эләктереп кенә йөрергә кирәклеген тагын бер тапкыр аңлаттылар.

Акциядә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да катнашты. Ул нәни пассажирларга юл йөрү кагыйдәләре язылган буклетлар, истәлек бүләкләре өләште.

– Юл - патруль хезмәте экипажының рейдларының  максаты, яшь пассажирларны автомобильләрдә йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куйдырмауга юнәлдерелә. Юл аеруча зур игътибарлылыкны таләп итә, кызганычка каршы, башка автомобильчеләрнең гаебе белән,  аларның игътибарсызлыгы аркасында, кагыйдәларне төгәл үтәп йөрүче автомобиль хуҗалары да зыян күрәләр.

Барлык автомобиль йөртүчеләргә, әти-әниләргә балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, аларны махсус утыргычларда, иминлек
каешларын  эләктереп  йөртергә киңәш итәр идем. Өлкәннәр балаларга үзләре дә үрнәк күрсәтсеннәр иде. Куркынычсызлык каешларын эләктереп, тиешле тизлекне саклап, юлларда игътибарлы, ихтирамлы булсалар, фаҗигаләрне булдырмый калу мөмкинлеге күбрәк булачак, – диде Ләйсән Мөхәммәтова.

– Рейдлар, акцияләр барышында балаларны махсус автокреслолардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүче, жәяүлеләргә юл бирмәүче автомобильчеләрне ачыклыйбыз.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычка, ә 7 яшькә кадәргеләрен арткы утыргычта,  аларның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус утыргычларда гына йөртергә рөхсәт ителә. 12 яшьтән зурракларны куркынычсызлык каешларын эләктереп кенә йөртергә кирәк. Әгәр баланың буе һәм авырлыгы бәләкәерәк икән, ул вакытта аны да махсус утыргычка утыртырга киңәш ителә.

Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә 3 мең сум штраф каралган.

Балалар автокреслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сизелерлек киметә, –  диде районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев.

Госавтоинспекция хезмәткәрләре юл хәрәкатендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында исләренә төшерә.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев