Балалар иминлеге – беренче чиратта
Республика территориясендә ”Игътибар – балалар!” профилактик акциясе үтте.
“Игътибар – балалар!” акциясе 22 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итте. Төп максаты – юл-транспорт һәлакәтен, балалар травмасын кисәтү,
булдырмау. Аларның сәламәтлеген, гомерен саклап калу.
– Бу көннәрдә уку биналарында укучылар белән, балалар бакчаларында кече яшьтәге балаларга аңлату эше алып барылды. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан лекцияләр укылды. Актаныш районының эчке эшләр бүлеге аеруча көчәйтелгән режимда эшләде, – дип белдерде дәүләт автоинспекциясенең район буенча җитәкчесе Ренат Шәмсиев.
ДАИ (ГАИ) инспекторлары юл куркынычсызлыгын, балаларның иминлеген кайгырта. Аларны һәртөрле имгәнүләрдән саклау транспорт белән идарә итүчеләрнең уяулыгына, төгәллегенә нык бәйле. Җәйге чорда балалар велосипедта йөрергә ярата. Машина юлына кинәт йөгереп чыкмаслар дип тә әйтеп булмый шул.
Бигрәк тә, акция игълан ителгән вакытларда ДАИ хезмәткәрләре руль артына утырган яшьләргә, аеруча балаларга игътибарны тагын да ныграк көчәйтә. Закон бозучылар тоткарланып тора.
– Шушы көннәрдә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә тотылган балалар булды. Актанышның 2 нче мәктәбеннән 15 яшьлек бер укучы мотоцикл белән урамда йөри. 16 яше тулмаган баланың ата-анасы административ чарага тартыла. Машина юлыннан баручы велосипедчы бала белән әңгәмә алып барылды.
– Автомобиль салонында бала ничә яшьтән кайда, ничек утырырга тиеш?
– Балаларны транспорт чарасында дөрес йөртү кагыйдәләренә игътибар ителә. ДАИ хезмәткәре автомобильне туктаткач, балаларны дөрес йөртүгә игътибар итә. Иң беренче чиратта, 12 яшькә кадәргеләр алгы урында фәкать махсус утыргычта утырырга тиешләр. Арткы урында 7 яшьтән соң, әгәр буе бик кыска булмаса, аны куркынычсызлык каешы белән генә йөртү рөхсәт ителә. Ләкин шарты бар: буе, авырлыгы тиешле таләпкә туры килергә тиеш, ягъни иминлек каешы муенына терәлеп тормасын.
7 яше тулып та, кечкенә гәүдәле икән, махсус утыргычка утыртыла.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев