Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Бер-берсенә терәк

Әлеге язмабыз “Таң” хуҗалыгында хезмәт куючы әтиле-уллы Динус һәм Динарис Баяновлар хакында.

Аларның җиргә, туган якка мәхәббәтләре әти-әниләреннән күчкәндер, мөгаен. Динусның әти-әнисе  Сама һәм  Динәес Баяновлар да хуҗалыкта намуслы хезмәтләрен куйганнар. Әмма ни кызганыч, гомерләре генә кыска булган.

 

Динус – Аларның

бердәнбер уллары

 

Динус Теләкәй мәктәбендә 8 сыйныф белем үзләштергәч, Актаныш һөнәр училищесында укуын дәвам итә. 1985 елда кулына диплом ала. Хуҗалыкка шофер булып эшкә кайта.

– Әти хуҗалыкта шофер булып эшләде. Бензовоз машинасын йөртте. 1975 елның 22 июнендә – Сабантуе көнне Җәйләү буасында батып үлде. Әни мине ялгызы үстерде. 1985 елның 16 апрелендә чирләп, әни дә бакыйлыкка күчте. Әни чирләгәч мине армиягә җибәрмәделәр. Әле карт әби белән, әтинең инвалид апасы да бар иде. Шуларны  карарга дип калдырганнар иде. Әмма авылда сәламәт килеш ничек армиягә бармыйсың, дип күземне
ачырмадылар. Үземнең дә барасы килә иде. Военкоматка төшеп, җибәрүләрен сорадым, – ди Динус абый.

Бер елдан соң, 1986 елда үз теләге белән  армия сафларына китә ул. Чита шәһәрендә ике ел авиациядә шофер булып хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, читкә китәсе килми, авылда кала.

– Ике ай тирәсе тракторчы булып эшләдем дә, аннан авыл җирлеге башлыгы Альберт абыйны йөрттем. Аннан хуҗалыктагы Белорус тракторында да эшләдем. Шофер да булдым. Кыскасы, нинди эш бар, берсеннән дә баш тартмадым. Авариягә очрап, аякны
сындыргач, эшләми дә тордым. 2024 елның апрель аеннан КамАЗ машинасына утырдым.

Чәчү чорында ашлама ташый, аннан терлек азыгы әзерләүдә, урып-җыюда катнаша ул.

1993 елда Яңа Богады авылы кызы Гөлнәзирә Хамматуллина белән гаилә коралар. Гөлнәзирә дә хуҗалыкта хезмәт куйган. Бозау да караган, сыер да сауган. Хәзерге көндә лаеклы ялда.

Әлеге гаилә бер улга гомер бирә. Динарисны күз карасы кебек саклап, яклап, яратып үстерә алар. Хәзер уллары да хуҗалыкта эшли.

– Яшьләргә нинди теләкләр әйтер идегез, Динус абый?

– Яшьләр хәзер авылда
калырга тырышмый. Улымның үземнең янда булуына сөенәм. Бергә эшләгәч, икебезгә дә җиңел. Булышабыз, киңәшләшәбез.

– Җитәкчелек хезмәтегезне күрәме?

– Нык күрә. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Эшләгән кешенең кадерен белә. Нәрсә сорасаң да, юк дигәне юк. Аңа сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

 

Читтән бәхет эзләми

 

Динарис 1994 елда туган. Авылдагы мәктәптә башлангыч белем алгач, укуын сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта дәвам итә. 9 сыйныфны тәмамлагач, Актаныш технология техникумында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач, ил алдындагы бурычын үтәр өчен армия сафларына китә. Самарада шофер булып хезмәт итә.

– Армиядән кайткач авылда калдым. Миңа авыл, табигать ошый. Каядыр китү уе булмады, – ди Динарис.

Хуҗалыкта шофер булып эшли башлый ул. Әмма аны универсал дияргә була. Язгы чәчү чорында тракторга утырып, чәчүдә катнаша. Урып-җыю чорында бөртек суктыру комбайнын иярли. Анда эш беткәч, терлек азыгы әзерли торган комбайнга утыра. Аларга эш тәмамлануга, КамАЗына күчә. Без барганда ул басуга тирес чыгара иде.

– Үз бәхетемне туган җиремдә таптым. Хезмәтемне яратып башкарам. Эшләгәнгә вакытында түләп баралар. Техниканы үзем карап йөрим. Ватылганда запас частьлар белән тоткарлык булганы юк.

“Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов та алар хакында җылы фикерләр генә әйтте.

– Шушындый егетләр барда, хуҗалыкның да киләчәге бар. Шунысы сөендерә, соңгы елларда хезмәтчәннәр сафын яшьләр тулыландыра. Алар җирне, авылны яраталар. Киләчәк шулар кулында, –  
диде.  

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев