Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Бу юлы мотоцикллар да җибәрелде

Украинада барган махсус хәрби операциядәге егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.

Йөк төягән фура дүшәмбе көнне хакимият бинасы яныннан юлга кузгалды. Аларны район башлыгы Ленар Зарипов, район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев, волонтерлар озатып калды. 

Ленар Зарипов ярдәмне илтә баручы шофер Виктор белән озатучы Руслан Хановка хәерле юллар теләде. Шунда очрашырбыз, диде. 

Юлга кузгалыр алдыннан Руслан Ханов белән сөйләшеп алдык. 

– Мин үзем унберенче тапкыр гуманитар ярдәм илтүдә катнашам. Узганында билгеле сәбәпләр белән бара алмый калдым. Шулай булса да, күңелем белән гел егетләр янында булдым. Гуманитар ярдәмне илтә баручыларга телефон аша юлны өйрәтеп тордым. Чираттагы ярдәм җибәреләсен белү белән, бу юлы үзем барам, дидем. Барган саен юллар да, егетләр булган нокталар да үзгәреп тора. Алга да баралар, артта ял иткән вакытлары да була. Артта булсалар, әйбәтрәк инде. Егетләргә барлык әйберләрен дә тапшырып кайтырга язсын.  Алар безне көтеп торалар, өйдән килгән әйберләрнең алар өчен әһәмияте нык зур, –  диде ул. 

Әлеге гуманитар ярдәмне җыюда төп оештыручылар булып, “Без бергә!” волонтерлар төркеме волонтерлары тора. Гөлинә Иделбаева җитәкчелегендә алар егетләргә кирәкле барлык әйберләрне дә булдырырга тырышалар. Җыелган әйберләрне капларга тутыруда да зур эш башкаралар. 

– Егетләргә унөченче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрәбез. Моннан алдагысын Мамадыш районы белән тиз генә җибәрергә туры килде. Ә Актаныштан гына уникенче тапкыр китте. Бу юлы ярдәм җыю бик үзенчәлекле булды. Район башлыгы Ленар Рафак улы башыннан ахырына кадәр безнең белән булып, җитешмәгән әйберләрне булдыруда ярдәм итте. Район хакимиятендә эшләүчеләр йөкне төяргә булыштылар. Гуманитар ярдәмне илтүчеләр белән бергә Ленар Зарипов та юлга чыга. Егетләрне күреп, хәлләрен белеп кайтам, диде. Барысына да хәерле, имин юллар телибез. Ярдәмне озата баручы Руслан Ханов сыналган, ышанычлы егет. Аның гуманитар ярдәм илтеп йөрүенә тиздән ике ел була. Барган саен, егетләргә җибәрелгән барлык әйберне тапшырып, егетләрне күреп, сөйләшеп кайта, –  диде волонтерларның берсе Фирдания апа Нуруллина. 

– Бу юлы нинди әйберләргә өстенлек бирелде?

– Егетләр сораган әйберләрнең барысын да булдырырга тырыштык. Алар хәтсез генә генераторлар, “Мавик” квадрокоптеры, төзелеш материаллары сорадылар. Бер питбайк белән бишекле мотоцикл да җибәрдек. 

– Исемле посылкалар да тутырылдымы?

– Хуҗалык кирәк-
яраклары салынган йөз, ризыклар салынган йөз тартма 
тутырдык. Шулай ук егетләрнең гаиләләреннән, туганнарыннан да махсус тутырылган тартмалар китерделәр. Егетләр бик күп су сорыйлар. Аларны бик күп җибәрдек. 

– Белүебезчә, кипкән ашлар, үлән чәйләрен дә егетләр көтеп алалар.

– Әйе, мин үзем “Чәй апалары” төркеме булдырдым. Анда биш апа үлән чәйләре ясадылар. Шулай ук тиз генә пешереп ашау өчен борщ, борчак, дөге, карабодай, өй токмачы ашлары, бик күп күләмдә киптерелгән итләр әзерләдек. Итләрне алуда авыл җитәкчеләре булышты. Ә итләрне киптерүдә кызларның хезмәте нык зур. Лилия, Гөлназ, Илина, Фәйрүзә ит киптерделәр. Чикләвекле шоколадларны да күп җибәрдек. Егетләр алгы сызыкка сулар, кипкән итләрне, шоколадларны алып кереп китәләр. 

– Ил төкерсә, күл була, диләр...

– Чыннан да, шулай. Гуманитар ярдәм җыю башлангач, барлык райондашлар гына түгел, якын-тирә районнардан да булыштылар. Авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре дә ярдәм итте. Аеруча “Фәрдиев” КФХсы җитәкчесе Айгиз Фәрдиев, Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Габсәләмов, “Кайнар икмәк” кибетләр челтәре җитәкчесе Айгөл Гыйздәтуллина, Пучы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәйзуллинга зур рәхмәт. Алар бер вакытта да сораган әйберләргә каршы килмиләр.  Өлеше кергән һәркемгә чиксез рәхмәтләребезне әйтәбез. 

Мөмкинлектән файдаланып, минем үзебезнең төп волонтерыбыз Гөлинәгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аның авыр һәм кайгылы вакыты иде. Украинада батырларча һәлак булган энесе Шәүкәтнең гәүдәсенең кайтуын көткән көннәр булуга карамастан, ул үзендә ихтияр көче туплап, бөтен гаиләсе, хәтта кечкенә кызы Рияна белән “Яшьлек” яшьләр үзәгенә килеп, барлык әйберне җыеп, барлап, тартмаларга тутыруда ярдәм итте. Гуманитар ярдәм җибәрүне башкарып чыкты. Аның гаиләсенә килгән кайгыны уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез. 

Хәрби хәрәкәттә булган егетләребез исән-сау булсыннар. Туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар. Без аларны көтәбез. Яралылары тизрәк сихәтләнсеннәр, башларына авыр кайгы килгәннәргә күркәм сабырлыклар бирсен. 

Руслан белән Викторга хәерле юллар насыйп булсын. Егетләребез исә туган якның җылысы сеңгән әйберләрнең файдасын күрсеннәр.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев