Бүген, 22 сентябрь- көн белән төн тигезләшкән көн- бу көндә хатын-кыз башлангычы бар диләр...
«22 -23 сентябрь көзге көн белән төн тигезләшкән вакыт. Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»[1]) — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.
Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны Cөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаган тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр.
Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз.
Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:
Сөмбелә туса, су суыныр
Сөмбеләдә өелеп килер
Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал
Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган.
“Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.
"Сөмбелә” гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган.
Ә менә планетаның көньяк ярымшарында яшәүчеләр бу вакытта язны каршылый икән.
Борынгы Русиядә элек-электән көн белән төн тигезләшкәндә төрле йолалар башкарганнар, бәйрәм иткәннәр. Келәтләр уңыш белән тулы, өстәлләр яшелчә-җимештән сыгылып торган мизгел дә бит әле бу. Шунлыктан кешеләр шатланып, күңел ачкан. Кавышыр, гөрләтеп туйлар уздырыр өчен дә иң уңайлы вакыт дип саналган. Бай көзге табынны күпереп пешкән икмәк-күмәч, кәбестә, мүк җиләгеннән пироглар бизәгән. Ә кызыл миләш тәлгәшләрен, чир-чордан, күз тиюдән сакласын дип, тәрәзә төбенә тезгәннәр. Кыскасы, көз бераз моңсу булса да, күңел тынычлыгы табар, тормышны уңай якка үзгәртер өчен иң уңай вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев