Бүген Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алалар
27 июльдә Донецк Халык Республикасында Донбасста сугыш корбаны булган балаларны искә алалар.
Бу истәлекле дата республика башлыгы Денис Пушилин Указы белән 2022 елның 11 июлендә рәсмиләштерелә. 2014 елдан бирле Донбасста Украинаның хәрбиләштерелгән формированиеләре һөҗүмендә һәлак булган балаларның истәлеге әнә шулай мәңгеләштерелә.
2022 елның 24 февраленнән Россия Украинада махсус хәрби операция үткәрә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциянең максаты Киев режимы тарафыннан мыскыллауларга, геноцидка дучар булган кешеләрне яклауда дип билгеләп узган иде.
Ел саен Донбасс шәһәрендә һәлак булган балаларны искә алу акцияләре ДНР территориясендә, шулай ук Россиянең күп кенә шәһәрләрендә дә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев