Бүләк ияләре билгеләнде: Чебиләргә ия булды алар
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Язылучыларыбыз арасында бүләкләр уйнату матур йолага әверелде Агымдагы елның икенче яртыеллыгына «Актаныш таңнары» белән дуслыкларын ныгытырга ниятләгән әбунәчеләребез арасында да уйнатылды алар. Бүген редакциябездә чираттагы җиңүчеләр билгеләнде.
Отыш нәтиҗәләре буенча 5шәр чеби Актанышта яшәүче Ләйлә Тимирова, Иске Богады авылыннан Финүс Хәертдинов, шулай ук Актанышта гомер итүче Нәсимә Ханова алачак.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә басмабызның тугры дуслары булып калуларын телибез! Бу әбунәчеләребезнең сертификаларын редакциябезнең 1нче бүлмәсеннән(1 этажда) килеп алуларын көтәбез. Чебиләрне Актанышбаштан 16 июнь, җомга көнне алып булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев