Чәчүне дулкынланып көтәбез
Авыл хуҗалыгы семинарында мөмкинлектән файдаланып, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчеләре, хезмәткәрләренең дә фикерләрен сораштык.
Фаил Газетдинов, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе:
– Безнең агрофирманы язгы кыр эшләренә 95 процент әзер дияргә була. Техникалар барысы да каралган. Берничә запас часть кына кайтасы бар. Ашлама туплау буенча эш бара. Аңа акча түләнгән, килешү төзелгән. Ашлама буенча быел бераз үзгәреш керттек. 30 мең гектар мәйданга агрохимик анализ ясарга дибез. Шуның нәтиҗәләре буенча һәрбер басуга көзгә схемаларын төзеп, ашламаның күпме кирәклеген билгеләргә уйлыйбыз. Әлегә ашламаны план буенча туплыйбыз.
Орлыклар барысы да каралган. Хәзер орлыкларны уяту, агулау эшләрен башлыйбыз. Шушы көннәрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык хезмәткәрләр белән сөйләшү уздырачакбыз. Язгы эш планнарын раслап, аларга түләүләр хакында аңлатып, инструктажлар үткәреп, эшкә керешербез, дибез. Быел яз иртә килә. Кояш ныграк җылыткан саен, күңелләр актарыла, дулкынланабыз, кайгырабыз. Май аеның ничек киләсен белеп булмый. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Аңа тапшырып, кыр эшләренә кереп китәрбез, дип планлаштырабыз.
– Механизаторларыгыз җитәме?
– Механизаторлар проблемасы бездә бар. Берничә егетебез сәламәтлекләре начарлану сәбәпле, чыга алмаска мөмкин. Яшьләрне чакырабыз. Техникум студентлары практикага кайтты. Алар да әйбәт кенә эшләрләр, дип өметләнәбез.
Айнур Мәрдәнов, “Әнәк” агрофирмасы баш инженеры:
– Бүгенге көндә агрофирманың биш бүлекчәсендә дә язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара. Быелгы сезонга техниканы әзерләүгә 22 миллион сум күләмендә запас частьлар алынды. Барлык техника да әзер дияргә була. Тракторлар да 87 процент әзер. Берничә тракторны әзерләп бетерәсе була. Аларның запас частьлары кайтып җитәчәк. Чәчүдә җиде комплекс катнашачак. Ике сменалы эш оештырачакбыз. Механизаторлар белән бераз проблема бар. Әмма без аны хәл итәчәкбез. Бер механизаторга өчәр, дүртәр техника да иярләргә туры килә.
Быел “Бабочка” дигән чапкыч агрегаты алдык. Ул терлек азыгы әзерләгәндә нык кирәкле агрегат. Узган ел бер комбайн алган идек. Хәзерге көндә дүрт турагыч комбайн бар.
Радик Габидинов, “Әнәк” агрофирмасы механизаторы:
– 2008 елда агрофирма оешкач та эшли башладым. Гомуми хезмәт стажым 41 ел. Джон Дир тракторын иярлим. Чәчү комплексы тагып, чәчүдә катнашам. Техникамны сезонга яхшылап әзерләдек. Кыр эшләрен көтеп алабыз. Хәзерге техниканың куәте бик көчле. Кабиналары да тузан керми торган, кондиционеры да бар. Элек техниканы кар өстендә ремонтласак, хәзер җылы гаражларда эшлибез. Сәламәт булып, эшләп торырга язсын.
Дамир Гыйздәтуллин, “Әнәк” агрофирмасы механизаторы:
– Хезмәт стажым илле елга якын инде. Башта 25 ел КамАЗ машинасын йөрттем. Аннан механизатор булып хезмәт куя башладым.
Язгы кыр эшендә Джон Дир тракторы белән культивацияләүдә йөрим. Чәчү тәмамлангач, Мак-Дон комбайнына утырам. Аның белән терлек азыгы әзерләүдә катнашам. Көзен урып-җыюга керәбез. Урак тәмамлангач, Джон Дир тракторы белән җир эшкәртәбез. Җитәкчеләр эшләгән кешенең кадерен беләләр. Исән-сау булып, бирешмичә эшләргә язсын.
Хәлимә Нуртдинова, ашханә мөдире:
– “Әнәк” агрофирмасында унсигез ел эшлим. Сезон вакытында дүрт пешекче эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итәбез. Сиксәнешәр кешегә ашарга әзерлибез. Төшке ашка беренче, икенче аш, кичке якта сәгать өчтән соң икенче аш белән басуларга чыгабыз. Эшчеләр пешергән ризыкларыбызны мактап ашыйлар. Рәхмәт ишеткәч, безгә дә пешерүе күңелле.
Ришат Хисмәтуллин, ындыр табагында кладовщик:
– Ел саен орлыклар агулауда катнашам. 1995 елдан бирле шушы эшне башкарам. Безне махсус киемнәр белән тәэмин итәләр, көн саен сөт бирәләр. Эшләгәндә сак булып, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп эшләсәң, сәламәтлеккә зыяны юк, дип беләбез. Бүгенге көндә ындыр табагында орлыкларны уяту буенча эш алып барабыз. Аларны кузгатабыз, илибез. Түке бүлекчәсендә агулаячакбыз. Анда 4250 центнер язгы бодай орлыкларын агулыйсы була.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев