Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чик буе сакчылары Җиңү паркында очрашты

28 май – Чик сакчылары көне буларак 1994 елдан билгеләп үтелә. Район ветеран чик сакчылары ел саен шушы көнне Актанышның Җиңү паркына җыела.

Җиңү паркында аларның үз һәйкәлләре бар. Ул хәзерге вакытта шушы гаскәрләрдә хезмәт итүчеләргә хөрмәт йөзеннән, шулай ук һәлак булган чик буе сакчылары истәлегенә куелган. 

Биредә истәлек бүләкләре тапшырыла. Һәлак булганнар хөрмәтенә чәчәкләр салына, аларны бер минут тынлык белән искә алалар. Ветеран хәрбиләрнең очрашу, аралашу урыны да ул.

Чарага Актанышның 2 нче “Ромашка” балалар бакчасы нәниләрен дә алып килгән иделәр. Алар кайчандыр илебез чигендә торган абыйлары белән фотога төштеләр. 

Чик буе сакчылары көне белән котлап, аларның райондагы оешмасы җитәкчесе Радислав Афзалов, хәрби комиссариаттан Рузил 
Нафиков һәм хәрби-ветеран Әфка Сәрвәров чыгыш ясадылар.  

2017-2018 елда барлыкка килгән район ветеран чик сакчылары оешмасы төрле патриотик чаралар үткәрүдә активлык һәм инициатива күрсәтә. 

Җәмгыятьтә 100дән артык чик сакчысы исәпләнә, төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр. Аларның саны тагын да күбрәк, 200дән артып китә. Төрле җирдә яшиләр, шул сәбәпле тантаналы чарада барысы да катнаша алмый.

Оешма тарафыннан быел үткәрелгән чаралар хакында аның җитәкчесе, Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Радислав Авзалов сөйләп таныштырды.

– Илшат Измайлов истәлегенә турнир башка елда кадет мәктәбендә узса, быел техникум базасында ярыштылар. Кадет мәктәбендә хәрби-
патриотик темага бүтән төрле чараларга укучылар җәлеп ителде. 

Алдынгы кадетларга 
погранбилетлар тапшырылды. Алар – минем укучыларым, “Каскад” кул көрәше белән шөгыльләнәләр.

– Нинди планнар белән яшисез?

– Киләчәктә оешманың район җирлегендә хәрби-
патриотик клубын булдырырга иде. Җитди планнар – махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы егетләргә ярдәм күрсәтү. УАЗ машинасы алырга җыенабыз. Аны сафка бастырып, күчтәнәчләр белән СВОда катнашучы райондашларыбызга җибәрергә уйлыйбыз.

 

ДИҢГЕЗДӘ, КОРАБЛЬДӘ, 

ДАГЫСТАНДА ЧИК САГЫНДА

 

Радислав Авзалов 10 ел буе чик сагында торган. Белеме буенча да – шушы һөнәр иясе.

– Үзегез кайларда хезмәт иттегез? 

– Үзем 1988 елдан чик буе гаскәрләренең диңгез өлешендә булдым. 3 елга алынган идем армиягә, шуның 2 елы үткәч, Украинада Одесса шәһәрендә корабльдә хезмәт иттем. 

1990 елдан 1994 елга кадәр Голицыно шәһәрендә хәрби чик буе институтында укыдым. Лейтенант дәрәҗәсе алып, 1994 елда үз теләгем белән Дагыстанга 42 нче чик буе отрядына киттем. 

Хәрби разведкада хезмәт итәргә туры килде. 1995 елда Чечня сугышы башлангач, террорга каршы чараларда катнаштым. 1988 елдан 1998 елга кадәр 10 ел гомеремне чик буе гаскәрләренә багышладым. 

– Хезмәт итү еллары нәрсәгә өйрәтте?

– Хезмәт еллары бик рәхәт булмады. Туксанынчы елларга туры килде. Бик авыр чор. Сабырлыкка, максат куярга, аңа ирешергә өйрәтте. Бу гаскәрләргә якынрак булгач, Советлар Союзы таралса да, Россия өчен хезмәт итүне кирәк санадым. Дәүләт бар икән, аның чиген ташлап булмый. Чик һәрвакытта да сакланырга тиеш.

– Алган бүләкләрегез турында да беләсебез килә.

– Иң кадерле бүләкләрем – 
“2 нче дәрәҗә Чик буе 
гаскәрләре отличнигы” билгесе корабльдә хезмәт иткәндә бирелде. “1 нче дәрәҗә Чик буе гаскәрләре отличнигы” билгесен Дагыстанда хезмәт иткәндә тапшырдылар. Юбилей медальләре шактый. Бер медальне Чечня чигендә контртеррор операциядә катнашканда бирделәр.

– Кайсы сыйфатка ия егетләрне чик буе гаскәренә кабул итәләр?

– Беренче чиратта, 
биографиягә карыйлар. Якын кешеләрең арасында хөкем ителгәннәр юкмы? Шулай ук сәламәтлек яхшы булырга тиеш. Илгә, сәясәткә мөнәсәбәт тикшерелә. Сәяси яктан белемле булу кирәк, чөнки чик буе гаскәрләре сәяси гаскәр булып санала. Хәзерге вакытта алар ФСБга карый. 

– Никтер арагызда яшьләр күренми?

– Безнең оешмага күбесе Советлар Союзы вакытында хезмәт итүчеләр тупланды. Хөкүмәт карары нигезендә. 2007 елдан башлап 
хәзерге көнгә кадәр чик гаскәрләренә яшьләр чакырылмады. 
Быелгы язда алына башлаячак. Мин үзем бу эшне хуплыйм, чөнки ветераннар өлкәнәя, аралар сирәгәя бара. 
Яшел фуражкалы яшьләр районга кайтса, бик матур булыр иде.

 

ӘТИСЕ – КЫЗЫ ӨЧЕН 

ГОРУРЛЫК

 

Илдар Насыйров тумышы белән Шәрип авылыннан, хәзерге вакытта Актанышта яши. “Чик буе гаскәрләре отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән. 

– Чик сакчылары башка гаскәрләрдән шул ягы белән аерылып тора: без – бердәм. 

Бүгенге очрашуның 
патриотик әһәмияте зур, балалар аның кирәклеген күреп үсә. Шуңа күрә үзем белән кызым Диләрәне дә иярттем. Ул ел саен теләп килә мондый чараларга. 

2005-2007 елда Кытай чигендә хезмәт иттем. Армиядә күп дуслар таптым, тату гаилә кебек яшәдек. Хәзер дә бер-беребезне искә алабыз, хәбәрләшергә, аралашырга тырышабыз.

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев