Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чик сакчысы Илшат Измайлов кубогына район укучылары многоборьеда көчләрен сыный (фото һәм видео)

Бүген районыбызның кадет-интернат мәктәбендә мәктәп укучылары командалары многоборьеда көчләрен сыный.

                 Чик сакчысы, озак еллар район укучыларына патриотик тәрбия биргән укытучы, җаваплы вазыйфалар башкарган Илшат Измайлов Кубогына уза ул.

Узган ел кадет- интернат мәктәбе кысаларында гына оештырылса, быел районыбызның 12 мәктәбе үз командасын әлеге бәйгегә юллаган. 

           Илшат Измайлов гомеренең соңгы елларында кадет-интернат мәктәбендә эшләде. Укучыларның яраткан укытучысы, туган илне, туган авылыбызга мәхәббәт хисләрен тәрбияләүгә зур игътибар биргән остазның исемен мәңгеләштерү максатыннан коллегалары аның кубогына многоборье ярышлары оештырып җибәрә.

Кадет-интернат коллективының әлеге инициативасын район хәрби комиссариаты, Чик сакчылары берләшмәсе дә күтәреп ала. Бүген ярышларны ачу тантанасында комиссариаттан Рузил Нәфиков, Илшат Измайловның хатыны Әлфинә ханым, ил алдындагы хәрби хезмәтләрен чик сакчысы булып үтәгән райондашларыбыз катнашты. Алар Илшат Гаскәр улын якты хатирәләр белән искә алды. Чик сакчылары многоборьеда укучыларның сынауларны ничек узуын карап, бәяләп тә тордылар. 

            Район командаларын кадет-интернат мәктәбе директоры Илсур Ялалов, аның урынбасары Радик Авзалов, чик сакчылары берләшмәсе җитәкчесе Денис Хәсәнов сәламләде. Кадетларның "Каскад" төркеме яшьтәшләрен күрсәтмә чыгышлары белән бәйгегә рухландырды. 

Ә Фирзәр Шәяхмәтов остазы Радик Авзалов белән чик сакчыларына багышланган җырын башкарды. 

         Укучылар җирдән этелү, турникта тартылу, граната ыргыту,  пневматик мылтыктан атуда физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Соңыннан командалар үзара аркан тартышачак. Җиңүчеләр күчмә кубокка ия булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев