Чикләү кертелде
Татарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш районында авыр йөк автомобильләренә 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр чикләүләр кертелде.
Әлеге чикләүләр йөкләнеше 6 тоннадан арткан транспортларга кагыла. Әлеге юл кагыйдәләрен бозган транспорт хуҗаларын 400 мең сумга кадәр штраф көтә. Азык-төлек, орлык, терлек, ашлама, почта, посылка һәм ягулык ташучы транспортларга чикләүләр кагылмый. Башка барлык очракларда да safe-route.ru сайтыннан кереп, рөхсәт алырга кирәк.
Юллардагы вазгыятьне Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия транспорт күзәтчелеге контрольгә алачак.
Пассажир, махсус техника, чүп түгү һәм хәрби транспортлардан башка барлык йөк транспортларын “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның үлчәү контроле постларында үлчәячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев