ДАИ хезмәткәрләреннән – автоканәфи
“Бала – төп пассажир” акциясе кысаларында Актаныш авылында яшәүче Лилия һәм Айгиз Нурлыевлар гаиләсенә автоканәфи тапшырылды.
Аның Сабантуй бәйрәмнәре чорына туры килүе бу гаилә өчен аеруча куанычлы булды. Әлеге бүләкне аларга ДАИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән ДАИ хезмәткәре Дилфат Иргалин алып килде.
Нурлыевлар – күп балалы гаилә. Уллары Алмаз белән Ниязга күптән түгел генә сеңлекәш алып кайтканнар. Нәни Алсуны машинада йөртер өчен әлеге автоканәфи менә дигән бүләк булды.
Нурлыевлар икесе дә яшь белгечләр. Айгиз агрегат заводында инженер-технолог булып эшли, Лилия сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта инглиз телен укыта, хәзерге вакытта декрет ялында.
– “Гаилә елы” уңаеннан бу матур гаиләгә автоканәфи бүләк иттек. Аларга бәхет, сәламәтлек, тигез тыныч тормыш, юлларда һәрвакыт кагыйдәләрне төгәл үтәп, исән-имин йөрүләрен телибез, – диде Ләйсән Мөхәммәтова.
Бала үстерүче гаиләләр өчен автоканәфи иң кирәкле әйберләрнең берсе. Чөнки Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балалар арткы утыргычта, аларның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус автокреслоларда гына йөртелергә тиеш. Дәүләт автоинспекциясе, балалар өчен махсус креслоларны 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә тиеш.
Ләйсән Мөхәммәтова бәби көтүче хатын-кызларга да үзенең киңәшләрен җиткерде.
– Бала туар алдыннан барлык кирәк-ярак әйберләрне барлап кую гадәткә кергән. Ә менә күп кенә гаиләләр баланы автомобильдә йөртү өчен махсус кәнәфи турында онытып җибәрәләрме, әллә инде игътибар бирмиләрме?! Балалар тугач та, аның иминлеген кайгырту әти-әнигә йөкләнә! Бу турыда онытмасагыз иде, яшь әниләр! – ди ул.
Нурлыевлар әлеге бүләк өчен чын күңелдән сөенүләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Балаларын машинада йөрткәндә, һәрвакыт авто утыргычларда гына йөртүләрен, юл йөрү кагыйдәләрен саклауларын әйттеләр.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев