Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Дискотекада катнашучы яшьләргә яктылык кайтаргыч элементлар таратылды

Кич белән машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне күрү авырлаша- бәрелү куркынычы арта.ЮХИДИ хезмәткәрләре яктылык кайтаргыч элементлар булдырырга өнди

Көзге чорда иртә караңгылана,бу вакытта балалар катнашында юл транспорт һәлакәте саны да арта.
Кич белән машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне күрү авырлаша- бәрелү куркынычы арта.ЮХИДИ хезмәткәрләре яктылык кайтаргыч элементлар булдырырга өнди.
Чөнки руль артында утыручы шофер автомобильнең якын утын кушып хәрәкәт иткәндә караңгыда 50 м.гыга күрә ала.Ә киемендә яктылык кайтаручы элемент булса күрү аралыгы 200 м.кадәр җитә.
Яктылык кайтаргыч элементларның кирәклеген яшьләргә җиткерү максатыннан "Яшьлек" үзәгендә “Яктылык кайтаргыч дискотекасы"нда ЮХИДИ хезмәткәрләре яшьләр белән аралашты ,кызганыч 30-40 кеше арасыннан 1 кешенең киемендә генә яктылык кайтаргыч элемент булуы ачыкланды. Һәм ул бүләккә ия булды. Дискотекада катнашучы яшьләргә яктылык кайтаргыч элементлар таратылды.
Безнең бөтенебезнең дә максатыбыз- балаларга юл кагыйдәләрен төшендерү,үрнәк күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев