Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Җиңү бәйрәме алдыннан тыл ветераныбыз 95 яшьлек туган көнен каршылады

Татар Суыксу авылында яшәүче Ахунова Заһидә Шәрәфи кызы бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.

 


Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев тәбрикләде. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улының һәм район башлыгы Ленар Рафак улының котлауларын вә бүләкләрен тапшырды ул.
Олы яшьтә булса да, Заһидә апа бакчасын да карый, үзе әйтмешли, ике пиннек тузганчы рәхәтләнеп мунча керә. Бәлки сәламәтлекнең сере шундадыр.

Без дә Заһидә апаны ихластан туган көне белән тәбрик итәбез! Һәр туар таңнарны сөенечле хәбәрләр белән генә каршылап, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп итсен Ходай!

Актаныш районы мәгълүмат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев