Ир канаты ат була: Атлар ярышы нәтиҗәләре белән таныштырабыз
Сабан туе районыбыз халкы һәрвакыт зур түземсезлек белән көтеп ала. Бәйрәмнең күркәм узуына табигать тә теләктәшлек итте, кояш үзенең җылы нурларын мулдан өләште.
Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга райондашлар Һәм кайткан кунакларҗыелып, тамаша карарга ашыкты. Күпләр зарыгып, яратып көтеп алган ат чабышлары да истә калырлык үтте.
Борынгыдан килгән йола буенча сабан туеның төп тантаналары быел да атлар чабышыннан башланып китте. Башка еллардагы кебек бик тә дулкынландыргыч, дәртләндергеч мизгелләргә бай булды бу ярыш. Җилдән җитез чаптарлар, юртак атлар чабышлары райондашларга, кайткан кунакларга, якташларга бәйрәм кәефе өстәде.
Алып баручы, ТР мәдәният министрлыгының күкрәк билгесенә бүгенге сабантуйда ия булган Рөстәм Мусин чабышлар башлануын игълан итү белән сабан туе кунаклары мәйданны уратып алды. Төп ярышларга юртаклар старт бирде.
2 яшьлек юратаклар арасында:
1нче урында «Чишмә» хуҗалыгыннан «Фаворит» кушаматлы ат белән Ришат Вәлиев;
2 урында Булат Нәҗмиев хуҗалыгыннан «Позиция» кушаматлы ат белән Денис Әхъяров,
3нче биеклектә «Тамыр» хуҗалыгыннан Илназ Нигъмәтуллин «Эмма Ян» аты белән.
Юртаклар 3-4 яшьлекләр:
1нче урында «Ташкыннан «Адмирал» кушаматлы ат белән чапкан Илшат Мәхмүтов,
2нче югарылыкта «Альпина Лав» белән шулай ук Денис Әхъяров,
өченче урынны Әзһәр Әъяров «Калифорния» аты белән алды. Әйтткәндәй, Әзһәр һәм Денис абыйлар районыбызның данлы җайдаклары, ат чабышларын һәрчак көтеп алалар.
"Тамыр«дан «Салист» кушаматлы айгыр җайдагы Айдар Хәйдәршин яулады.
5 яшьтән һәм зуррак юртакларының җайаклары да җидәй җитез булырга омтылды. «Чишмә» авыл хуҗалыгыннан «Пылки Девиз» кушаматлы юртагында Ришат Вәлиев кабат беренчелекне бирмәде. Икенче урынны «Ташкын» хуҗалыгыннан «Люцифер» айгырында Илүс Шәрхәбетдинов биләде. Өченче урынны «Әнәк» агрофирмасы вәкиле Назыйм Салихов яулады.
Чабышкылар ярышында та җилдән җитез чаптарлар катнашты.
3 яшькә кадәр чиста токымлы чабыш атлары ярышканда: быел «Актаныш» агрофирмасыннан «Джардан» айгырын иярләгән Илфир Шәмсетдиновка тиңләшүчеләр булмады. Икенче урында — «Джаргент» чаптарында илфат Ялалов («Әнәк» агрофирмасыннан), өченче урынны «Ташкын» хуҗалыгыннан «Стрела» биясе Илмир Гәрәев алды.
Ә инде 4 яшь һәм югары чиста токымлы чабышкыларның җайдаклары арасында беренчелектә «Нур» хуҗалыгыннан Илфир Шәмсетдинов(Баранесса Ник" аты), 2нче урында «Чишмә» хуҗалыгы вәкиле Илгизәр Нурлыев «Герда» аты белән булды. Ә менә 3нче урынга "Әнәк"тән "Лейна чабышкысы белән Илфат Ялалов уңышка иреште.
Хуҗалык атлары белән Рузил Галимов("Джокер" аты белән), Илфат Ялалов("Әнәк"тән " Джамбо" айгырын иярләгән иде), Хәвил Шәехов хуҗалыгыннан «Пиона» биясенә Данияр Хәмитов, "Ташкын«нан «Рыжик» кушаматлы айгыр белән Илмир Гәрәев, "Башак«тан «Афина» һәм «Альфа» атлары белән Илһам һәм Ильяс Корбановлар катнашып матур-матур уңышларга ирештеләр.
Йөк төяп ташуда, нәтиҗәләргә күз салсак:
1нче урынны "Әнәк«тән «Гордый» аты белән җайдак Назыйм Салихов, "Нур«дан «йолдыз» кушаматлы ат белән Данис Фәхразыев 2нче, һәм"Чишмә"дән "Шакал"ны иярләгән Ришат Вәлиев 3нче урынны яуладылар.
Бәйрәмнең бу өлешен уздыруда үзләреннән өлеш көчләрен керткән район халкына, шундый катлаулы мәшәкатьне үз өсләренә алып, атлар чабышын матур итеп уздырган өчен оештыру комитеты әгъзаларына бары тик рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Елкы малын тәрбияләү, аларны сабан туена әзерләү, кунакларны сокландыру бик күп чыгымнар, сабырлык һәм көч таләп итә. Барлык чабышкылар хуҗаларына сабан туен олылап, малкайларны яхшылап тәрбияләп алып килгән өчен рәхмәт. Алдагы елларда да сабан туйларын, ат чабышларын шулай гөрләтеп, исән-имин үткәрергә насыйп булсын. Якташларыбыз, кунаклар узган бәйрәмнең якты хатирәләрен күңелләрендә саклап, алдагы елларда да сабан туена сагынышып кайтсыннар! Ат чабышлары -милли бәйрәмебез таҗы!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев