Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

ЮИДка – илле ике яшь

Яңа Әлем мәктәбендә яшь инспекторлар хәрәкәтенә 52 ел уңаеннан чара узды.

Актаныш районында егерме ЮИД отряды эшләп килә. Анда 210 бала үзләренең эшчәнлеген алып бара.

ЮИД отрядының эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң?

Алар балалар бакчаларына йөрүче балаларга, акцияләр вакытында ДАИ инспекторларына,  юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтовага  ярдәм итүчеләр. Алар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, башкаларга үрнәк күрсәтүчеләр дә булып торалар.

– Яңа Әлем мәктәбе ЮИД отряды балалары белән төрле акцияләрдә катнашабыз. Юлда хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә буклетлар таратабыз. Юл кыска гына сүз булса да, бик күп мәгънәгә ия. Аңа күпме кешенең гомере бәйләнгән. Шуңа юл, һәрвакыт кагыйдәләрне үтәп, сак йөрергә чакыра. Ул бервакытта да хаталарны кичерми. Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белем һәм тәрбияне сез, укучылар мәктәпкә килгәч тагын да ныграк өйрәнә башлыйсыз. Чөнки сез юлда үзегез генә хәрәкәт итәсез. Шуңа сез машинадамы, велосипедтамы, әллә җәяүме, юл кагыйдәсен үтәргә тиеш. Яшь инспекторлар шул кагыйдәләрне сезгә гел аңлатып торалар, – диде  чарада катнашкан Ләйсән Мөхәммәтова укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Чарада Актаныш районында яшь инспекторлар хәрәкәтен оештырып җибәргән, озак еллар ул вакыттагы ЮХИДИнең пропаганда бүлеген җитәкләгән  Рәсимә Сәетова да катнашты. Ул бераз тарих белән таныштырды.

– Безнең районда  яшь
инспекторлар хәрәкәте  1996 елның апрель аенда эшчәнлеген башлап җибәрде. Ул вакытта районда 64 мәктәп, 41 балалар бакчасы бар иде. Аларның барысына да кулдан килгәнчә, юл хәрәкәте почмаклары ясаттык. Төрле макетлар, юл йөрү
кагыйдәләре буенча билгеләр белән тәэмин итәргә тырыштык. ЮИД формалары өләштек. Төрле бәйгеләрдә катнаштык. Балалар барысы да бик актив иделәр. Сез әлеге эшне туктатмагыз. Юлларда кагыйдәләрне саклап, бер-берегезгә ярдәм итеп, юл куеп йөрегез, – диде.

Рәсимә апалары балаларга юл йөрү кагыйләре, техника төрләре буенча сораулар да әзерләп алып килгән иде. Балалар аларга бик теләп һәм төгәл итеп җавап бирделәр.

ДАИ инспекторы Инсаф Минһаҗев та балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен дә сынады.

Соңыннан укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән  “Йомры икмәк”нең заманчалаштырылган вариантын карадылар. Әкият геройлары Йомры икмәккә юл кагыйдәләрен
саклап йөрергә кирәклеген бик яхшылап аңлаттылар.

 

 

Әминә Муллахмәтова, Яңа Әлем мәктәбенең 5 сыйныф укучысы:

– Мин ЮИД отряды әгъзасы. Отрядыбызда унике укучы. Бергәләп төрле акцияләрдә катнашабыз, газеталар чыгарабыз. “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесендә катнашабыз. Кечкенә сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйлибез. Алар белән бергәләп видеолар карыйбыз.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев