Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү – безнең хәзерге дөньяның тормыш ихтыяҗы.

Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле чаралар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәрвакыт актуаль.

Балалар бакчасында сабый элементар юл хәрәкәте
кагыйдәләрен үзләштереп кенә калмый, ә юлда үз-үзен куркынычсыз тотуның иң мөһим кагыйдәләренә дә өйрәнә. Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатыннан “Тылсым” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә  “Юл билгеләре илендә” дигән чираттагы чара оештырылды.

Балалар янына кунакка әкият геройлары Куян, Убырлы, Светофор, юл билгеләре килделәр, алар уен формасында нарасыйлар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыттылар.

Чараның кунагы итеп, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова чакырылды. Ул бу өлкәдә бирелгән белем-тәрбиянең балалар бакчасында югары дәрәжәдә булуын искәртеп үтте.  Бу белемнәр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлда югалып калмаска һәм машина юлын куркынычсыз кичәргә ярдәм итәчәген
ассызыклады. Ләйсән Рәдиф кызы балаларга күп итеп  матур китаплар, уеннар бүләк итте.

Диләрә Габдрәшитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев