Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Юл кагыйдәләрен үтәгез

Бөтендөнья светофор көне уңаеннан Пучы балалар бакчасында балалар белән “Светофорның туган көне” чарасы уздырылды. Балалар светофор сигналларын һәм аларның әһәмиятен искә төшерделәр, “Светофор җый”, “Светофор – иң яхшы дус” уеннарында катнаштылар. Бу бәйрәм балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлегенә җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек. Тәрбиячеләр балаларга юл хәрәкәтендә машиналар гына түгел, җәяүлеләр дә катнашуын искәрттеләр.

 

***

“Ромашка” балалар бакчасында әти- әниләр белән берлектә “Светофорның туган көне”  уңаеннан чара үткәрелде. Светофор юлдагы хәрәкәтне көйли, шулай ук игътибарлы булырга чакыра. Шул ук вакытта светофорның инструмент икәнен истә тотарга кирәк, безнең иминлек үзебезнең кулда, юлдагыларга мәрхәмәтле булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә балалар әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләнә. Чара барышында әти-әниләргә шушылар аңлатылды. Төрле уеннарда көчләрен сынадылар.

***

«Умырзая» балалар бакчасында «Патруль автомобиле белән танышу» чарасы узды. ДАИ инспекторы Артур Җиһаншин балаларны юл-патруль хезмәтенең патруль автомобиле белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга полициядә хезмәт итү, юл-патруль хезмәте бурычлары турында сөйләде, патруль автомобиленең төзелеше белән таныштырды, яктылык һәм тавыш сигналларын күрсәтте. Малайлар һәм кызлар бик шатланып патруль автомобиленә утырып карадылар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова  белән берлектә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар. Ләйсән Мөхәммәтова балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп тору өчен өстәл уеннары бүләк итте.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев