Кагыйдәләрне сакласаң, бәлагә юлыкмассың
Балаларга юл йөрү культурасын өйрәтү максатыннан ДАИ инспекторлары, пропаганда бүлеге очрашуларны еш уздыра.
Аның чираттагысы “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда үтте. ДАИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев балаларны үз тормышларын куркыныч астына куймаска, яшьләре җитмичә техника чаралары белән идарә итмәскә чакырды. Кичке вакытта кирәк булган яктылык кайтаргыч элементларга багышланган әңгәмә бик матур “Фликер-флешмоб” белән төгәлләнде. Һәр укучы фликерга ия булды.
Икенче көнне ДАИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балаларны “Балачакның игелекле юлы” газетасы белән якыннан таныштырды. Балалар әлеге газетаны укыдылар, биремнәрен үтәделәр. Әлеге газета үрнәгендә үзләре дә стена газетасы чыгардылар. Юл билгеләре белән ситуацияләр күрсәттеләр, юл билгеләренең ни өчен кирәклеген аңлаттылар.
– Мондый чаралар балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметү максатыннан уздырыла. Кызганыч, балалар катнашындагы аварияләр саны елдан-ел артуга. Без мәктәп яны лагерьларында да укучылар белән очрашып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүнең мөһимлеген төшендерергә тырышабыз. Аларның белемнәрен ныгыту йөзеннән төрле сораулар бирәбез, биремнәр эшләтәбез, – ди Ләйсән Мөхәммәтова.
Адилә Усманова:
– Мин беренче төркемнең әйдаманы булам. Төркемебезнең исеме “Мин – бәлеш” дип атала. Без бик дус-тату. Барлык чараларда да актив катнашабыз. Бүген бергәләп юл йөрү
кагыйдәләренә багышланган стена газетасы чыгардык. Юл билгеләренә реклама ясадык. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрергә кирәклеген безгә гел аңлатып, искәртеп торалар. Кичә яктырткыч элементларга багышланган флешмоб күрсәттек.
Илназ Гыйбадуллин:
– Үзем Чиләбе өлкәсеннән. Бирегә ял итәргә икенче ел рәттән киләм. Әлеге аланда нык ошый. Яхшы дуслар таптым. Көн саен нинди дә булса чара үткәрәләр. Аларда катнашам. Юл йөрү кагыйдәләренә
багышланган чаралар да уздыралар. Бүген юл билгеләре турында газета чыгардык.
Диана Тугушева:
– Бирегә Саратов өлкәсеннән килдем. Миңа бик ошый. Күп дуслар таптым. Әйдаманнарыбыз да бик әйбәтләр. Төрле чаралар уза. Аларда актив катнашабыз. Бу юлы газета чыгардык. Юл билгеләренә реклама ясадык. Юл йөрү кагыйдәләрен саклар өчен аларны гел искә төшереп торырга кирәк. Мондый чараларның файдасы зур.
Ахырдан эшләре иң-иң дип табылган отрядларга Ләйсән Мөхәммәтова истәлек бүләкләре тапшырды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев