Кагыйдәләрне Зебра белән бергә аңлаттылар
Балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга багышланган “Яктыр!” дигән чара узды.
Балалар Зебра булып киенгән укытучылары белән берлектә юл аша чыгучы җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар, юл йөрү кагыйдәләре язылган буклетлар тараттылар.
Әлеге чараны оештыручы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да үзенең фикерләрен җиткерде.
– Чараны үзенчәлекле итеп уздырырга булдык. Балалар иҗат үзәгенә Актанышның 2 нче һәм 1 нче урта мәктәпләреннән күп йөриләр. Алар килгәндә юл аша да чыгалар. Шуңа бу чара юл аша чыкканда игътибарлы булсыннар, кагыйдәләрне үтәсеннәр дигән максаттан чыгып уздырыла. Һәр кешегә юл кагыйдәләрен төшендерү, төп максатыбыз булып тора. Юл ике генә хәрефтән торган сүз булса да, бик күп мәгънәгә ия. Күп кешеләрнең язмышлары юл белән бәйле. Юлда йөргән һәр кеше сак булсын, кагыйдәләрне төгәл үтәсеннәр иде, – диде ул.
Кешеләргә яхшылык эшләүдән канәгать булулары балаларның йөзләренә үк
чыкты. Алар шат елмаеп, юл аша чыгучы һәр кеше янына йөгереп барып, кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген кабат исләренә төшереп, бүләкләрен бирделәр.
Элина Зәбирова, Актанышның 1 нче урта мәктәбенең
2 сыйныф укучысы:
– Иҗат үзәгендәге рәсем түгәрәгенә йөрим. Бирегә килгәндә берничә тапкыр зебрадан чыгам. Юлны аркылы
чыкканда барлык кагыйдәләрне үтим. Үземнең сумкама яктылык кайтаргыч элемент тагылган. Караңгыда ул ерактан күренеп тора. Бүген без җәяүлеләргә дә шундый яктылык кайтаргыч элементлар тараттык.
Сәлим Котлыяров, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 3 сыйныф укучысы:
– Безгә укытучылар юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәклеге хакында гел аңлатып торалар. Юл аша чыкканда башта – уңга, аннан сулга карыйм. Светофорның кызыл уты янганда көтеп торам, яшел уты янса гына, юлны аркылы чыгам. Машинага утыргач, иң башта куркынычсызлык каешын эләктереп куям.
Бүген миңа кешеләргә буклетлар, яктылык кайтаргыч элементлар өләшү нык ошады. Үзем дә яктылык кайтаргыч элементны тагып йөрим.
Юл аша чыгып, балалар кулыннан бүләк алган, Руфина Сабирова, укучыларга рәхмәт әйтте.
– Балаларга шушындый чара оештырганнары өчен рәхмәт. Алар биргән яктылык кайтаргыч элементны сумкама тагып куячакмын. Буклетларын да өйгә кайткач укып чыгармын, – диде ул. Үзем юл аша гел җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга тырышам.
– Сез юл аша чыкканда шоферлар юл бирәме?
– Бирәләр. Без юл читенә җитүгә, туктап, безнең юл аша чыкканны көтеп торалар. Барлык кешеләргә дә юлларда имин йөрүләрен телим.
Әлеге чарада ДАИның өлкән инспекторы Дилфат Иргалин да катнашты. Ул да балаларга кагыйдәләрне саклап йөрергә кирәклеген ассызыклады.
Мондый чаралар аша кагыйдәләр күңелләренә ныграк сеңә, диде.
– Яктылык кайтаргыч элементлар караңгы вакытта шоферлар җәяүлеләрне ерактан күрсеннәр өчен кирәк. Мондый элементлар күп кенә бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга ярдәм итә. Шуның өчен җәяүлеләрнең барысына да андый элементларны тагарга, яисә шундый элементлар тагылган киемнәр алырга киңәш итәбез. Балалар юл кагыйдәләрен саклап йөрсеннәр. Әти-әниләр балаларына һәрдаим бу хакта аңлатып торсыннар иде.
Акциядә катнашучы балалар мәктәп автобусындагы укучыларга да шушындый элементлар һәм буклетлар бирделәр.
***
Бу көнне Ләйсән Мөхәммәтова һәм Дилфат Иргалин “Куркынычсызлык каешы” акциясе кысаларында Актанышның 2 нче урта мәктәбенең ЮИД отряды укучылары белән автомобиль йөртүчеләр өчен профилактик чара да уздырдылар. Шоферларга “Әгәр яратсаң, эләктер” дип язылган йөрәкләр тараттылар, кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә чакырдылар.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев