Кагыйдәне бозсаң, штраф түлисең
“Җәяүле” һәм “Куркынычсызлык каешы” профилактика акциясе кысаларында ДАИ хезмәткәрләре рейдка чыкты.
Рейдның максаты җәяүлеләрнең юлларны тиешле урыннардан гына аркылы чыгуларын, тиешле урыннардан гына йөрүләрен, шоферларның һәм пассажирларның автомобильләрдә йөргәндә куркынычсызлык каешларын эләктерүләрен контрольгә алу иде.
ДАИ хезмәткәрләре иң элек Татарстан урамы белән Ленин проспекты кисешкән чатта тукталдылар. Юл йөрү кагыйдәсен бозучы шоферлар очрамаса да, бер җәяүлегә беркетмә төзергә мәҗбүр булдылар.
ДАИ машинасы торуга карамастан, юлның нәкъ уртасыннан ашыгучы хатын-кызга ДАИ җитәкчесе кисәтү ясады. Аның: “Сез дөрес җирдән бармыйсыз, юл читенә чыгыгыз”, – дип мөрәҗәгать итүенә, бу хатын-кыз тупас кына: “Ну, и что”, – дип җавап бирде һәм юлын дәвам итте. Ренат Шәмсиев аны куып тотып, юл йөрү кагыйдәсен тупас бозуын аңлатты. Һәм беркетмә төзеде. Ни өчен үзен шулай тоту сәбәбен сорагач: “Ашыга идем, ачуым да килгән иде”, – дип җавап бирде. Ни кызганыч, аның бу кыланмышы, штраф түләү белән тәмамланачак.
“Альмига” кибете янында бер төркем балалар юлны аркылы чыкканда велосипедларыннан төшеп, аны яныннан тотып кына чыктылар. Берсе исә батыраеп китеп, самокатыннан төшми генә чыкты. Ренат Шәмсиев аңа да юлны аркылы чыкканда самокаттан төшәргә кирәклеген аңлатты.
– Республикада “Җәяүле”, “Куркынычсызлык каешы” дигән оператив профилактика мероприятиеләре үтә. Шуның кысаларында шоферларның һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрүләрен, җәяүлеләрнең юлларны тиешле урыннардан гына аркылы чыгуларын күзәтәчәкбез. Шулай ук шоферларның юл аркылы чыгучы җәяүлеләргә юл бирүләрен дә контрольгә алабыз, – ди Ренат Шәмсиев.
– Актанышта җәяүлеләр өчен махсус юл кичүләре шактый булса да, кеше егерме-утыз метр араны барырга иренеп, тиешсез урыннан гына чыга. Бу нәрсәгә бәйле дип исәплисез?
– Моны кешенең ваемсызлыгы дип әйтергә кирәк. Кешенең юл йөрү кагыйдәләренә, үз сәламәтлегенә бармак аша гына караулары. Юл кичүләре юкка гына ясалмый. Җәяүлеләр шуның аша гына чыгарга тиешләр. Ә шоферлар мондый кичүләр янында аеруча игътибарлы булырга, җәяүлеләргә юл бирергә тиешләр.
Ул шулай ук мотоцикллар, питбайкларда җилдерүчеләрнең күбәюен дә әйтте. Мәгълүм булганча, күптән түгел питбайкта йөрүче яшүсмер катнашында юл-транспорт һәлакәте дә теркәлде.
– 30 июль көнне 21 сәгать 50 минутта Актаныш авылының Көньяк һәм Тукай урамнары киселешендә питбайк белән автомобиль бәрелеште. Нәтиҗәдә питбайк йөртүчесе тән җәрәхәтләре алды. Аны Чаллы шәһәренә БСМПга алып киттеләр. Әлеге яшүсмергә 18 яшь тулмаган һәм А категорияле йөртү таныклыгы да юк. Питбайк – спорт җиһазы. Аның белән махсус
мәйданчыкларда гына йөрергә мөмкин. Машина юлына чыгу катгый тыела. Чөнки ул теркәлми һәм иминиятләштерми торган техника төренә керә, – диде Ренат Шәмсиев.
Безнең иҗат төркеме аскы Актаныш юлларының иминлеген контрольгә алучы икенче экипаж янында да булды. Бу юлларда машиналар паром чыккан вакытларда аеруча күп хәрәкәтләнә.
– Бүгенге рейд вакытында күбрәк куркынычсызлык каешының эләктерелгәнме икәненә игътибар итәбез, – ди ДАИ инспекторы Инсаф Минһаҗев.
– Куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр аны нәрсә белән аңлаталар?
– Күпчелеге ашыгабыз, эләктерергә онытканмын диләр. Ә куркынычсызлык каешын эләктермәүнең ахыры аяныч та тәмамланырга мөмкин. Аварияләрдә һәлак булучыларның күпчелеге куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр. Куркынычсызлык каешын эләктерми йөрүчеләргә 1000 сум күләмендә штраф каралган. Ә юлны тиешле урыннан чыкмаучыларга штраф күләме 500 сумны тәшкил итә.
Димәк, кагыйдәләрне саклап, як-ягыңа карап йөрү күпкә хәерлерәк.
ДАИ хезмәткәрләре туктаткан берничә шоферның фикерен дә сорадык.
– Руль артында йөрүемә 27 ел. Бүгенге көндә “Челны-бройлер” оешмасында вахта шоферы булып эшлим. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрергә тырышам. Пассажирларым да автобуска утыру белән иминлек каешын эләктереп куялар, – ди Салават Галимов.
– Унбиш ел руль артында йөрим. Кагыйдәләрне үтәргә тырышам. Шулай да бер-ике тапкыр штраф түләргә туры килде. ДАИ хезмәткәрләренең туктатуларына тыныч карыйм. Чөнки үземнең кагыйдә бозмавымны беләм, – ди Лилия Әминова.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев