Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кая чаба бу мотоцикллар?

“Мопедчылар, тизлекне саклагыз, гомерне куркыныч астына куймагыз!” Күп кенә олы кешеләрнең йөрәк авазы бу.

30 май көнне ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган рейдта катнаштык. Машина, мотоцикл йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен ничек үтәвен тикшерделәр. Яше җитмәгән бала мопед, мотоцикл руле артында түгелме? Автомобильләрдә иминлек каешы эләктерелгәнме, балалар өчен махсус утыргычлар дөрес файдаланыламы, төп игътибар шуңа юнәлтелде.

Мотоцикл, мопед һәм тагын яңа төр техника чаралары белән яшь кенә егетләр идарә итә. Алар кагыйдәләрне беләме икән? Зур тизлектә йөриләр бит. ДАИ (ЮХИДИ) җитәкчесе Ренат Шәмсиевнең шул хактагы фикерләре:

– Велосипедчы балалар, мототранспорт йөртүче яшьләрне күзәтеп, тикшереп торабыз, кисәтүләр ясала. Районда мотоциклчылар, мопедчылар күбәеп китте. Хәзер яңа төр юл йөрү чарасы барлыкка килде. Шәхси юл йөрү чарасы белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәк. Бу таләп бөтен кешегә дә кагыла.

Балалар иминлеге – беренче чиратта

Филиза ГОМӘРОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев