Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Казанда авыллар эшмәкәрләре киңәште, безнең якташ, бу өлкәдәге вәкаләтле вәкил Алмаз Нурлыев та катнашты

Шушы көннәрне мәркәзебез Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Анда 47 регионнан һәм Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

                                Аеруча сөенечле, биредә Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының Актаныш районындагы вәкиле Алмаз Нурлыев та бар.
                                Ул, танылган блогер буларак урыннан кызыклы һәм зур күләмле җыенны тасвирлаган видео-фотоматериаллар белән уртаклашып барды. 
                                Тәүге көнне, ачылыш тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. 


                                Кичә аның пленар утырышы гамәлләштерелде. Пленар өлештә катнашучы затларга Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Шулай ук эшмәкәрлек вәкилләре бу көннәрне үзара тәҗрибә уртаклашты, бер-берсе белән таныша, яңа максатлар куйды, яңа планнар белән киңәш корды. 
РФ Герое, кукуруз басуына самолётны утыртып күпме кешенең гомерен саклап калаган Дамир йосыпов белән очрашу да истәлекле булгандыр, мөгаен. Очкычның бортында 231 бер кеше булып, аларның берсе дә каза күрмәде. 
Чувашия республикасына эшлекле сәфәрләре дә катнашучыларның бик матур, файдалы үткәненә хәбәрдарбыз. Шыгырдан бизнесменнарының тәҗрибәсе белән танышу, үрнәк алу да булган.  
                                Тулысынча бу хакта без Алмаз Нурулла улы белән интервью ясап алырбыз, дигән өметтәбез. Фотосурәтләр Алмаз Нурлыевның шәхси блогыннан кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев