Казанда беренче крематорий төзелешенә әзерлек башланды
Объект «Курган » мемориаль комплексы территориясендә урнашачак. Төзелеш 400 миллион сумга төшәчәк.
Татарстанда беренче крематорийны Казанда 2029 ел башында ачарга планлаштыралар. Шәһәр мэриясендә хәбәр итүләренчә, «Курган» мемориаль комплексы территориясендә инженер эзләнүләре тәмамланган инде.
Шәһәрнең ритуаль хезмәтләр идарәсе мәгълүматларына караганда, республика башкаласында кремациягә ихтыяҗ тотрыклы булып кала, хезмәтнең агымдагы бәясе 24 меңнән 27 мең сумга кадәр бәяләнә. Объектны файдалануга тапшырганнан соң ел саен 9,5 меңгә кадәр кремация көтелә. Процедураның башлангыч бәясе 19 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Төзелеш 400 миллион сумга төшәчәк. Проект ике саубуллашу залын, заманча җиһазларны һәм колумбарийны үз эченә ала. Бинаның гомуми мәйданы 1,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, төзелешкә 2,5 гектар җир бүлеп бирелгән. Крематорий эшеннән салым керемнәре беренче ун елда бер миллиард сумнан артып китәр дип фаразлана, дип хәбәр итә Татарстан РКБ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев