Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Китапханә – бай хәзинә

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе китапханәсендә эшли башлавыма унбиш елдан артык вакыт үтеп киткән.

Беренче тапкыр китапханәче буларак башланган хезмәтемне искә төшерәм дә, эсселе-суыклы булып китәм. Нинди зур җаваплылыкны үземә алганмын бит. Әйе, беренче карашка, иң гади, иң җайлы һөнәр булып тоела. Китапны табып бирәсең дә, укып китергәннән соң, аны кире үз урынына куясың.
Күпләр бу эшне шулай күз алдына китерә. Мин үзем дә шулай уйлый идем.

Китап яраткан кеше китапханәдә эшләсә, иң бәхетле кеше буладыр. Ул андагы барлык әсәрләрне дә укып чыга ала, янәсе. Әлбәттә, бу сүзләрдә дөреслек тә ята. Китап яратмаган кеше бу өлкәдә эшли дә алмас иде. Күпме рухи байлык, күпме мәгълүмат эзләп таба аласың. Мондый хәзинә тагын кайда бар!?

Китап – хикмәт: битен ачкан саен,

Күңел күзем минем ачыла.

Көндез кояшым ул, төнлә аем,

Китап илтә таңнар каршына (Нури Арсланов “Китап”).

 

Кызыклы, тынгысыз эш

 

Беренче көннән үк бу хезмәтнең катлаулы һәм җаваплы булуын бик тиз аңлап алдым. Иң беренче бурыч – китапханәгә башкаларны җәлеп итү, аларга матур һәм зәвыклы итеп хезмәт күрсәтү. Авырлыгы шунда күренә – күп вакыт сорый, күзгә күренми торган вак эше санап бетергесез.

Фондны яңартып торырга кирәк. Мәктәп китапханәсенә китаплар мәгариф бүлеге аша кайта, без аны район үзәгеннән барып алабыз. Боларның күпчелеге – уку әсбаплары. Аларның яхшы сакланышын тәэмин итү өчен укучы балаларга яхшылап аңлату зарур. Уку елы дәвамында дәрес һәм дәрестән тыш түгәрәкләр өчен кирәкле ярдәмлекләр сайларга булышу да мөһим.     

Китапханәче һөнәре гаять киң кырлы. Өстәмә белем бирүче укытучы шикелле, чөнки күпме байлыкка хуҗа. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон
дәреслекләр, таблицалар һ.б. Болар бөтенесе дә – олы хәзинә. Аны эзләп табу өчен еракка китәсе дә юк.

Хәзинәләрне борын-борыннан

Эзләп тапканнар төрле урыннан.

Мөгаен, син дә уйга каласың,

Хәзинә диеп хыялланасың?

Ята кебектер таулар артында,

Ә үзе сиңа бик тә якында.

Төшә аласың бик тиз эзенә-

Китапханәдә ул бай хәзинә.

 

күңеле белән тартылсын

 

Аларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Яңа кайткан
китаплар, газета-журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар куллану отышлы. Ләкин хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел түгел.

Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет китап укуга булган ихтыяҗны бик нык киметте. Әлбәттә, телевизор каршында утыру күпкә җиңелрәк. Чөнки укыйсы да, уйлыйсы да юк. Экранда бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә.

Китап укыганда исә бала, киресенчә, тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Китапханәченең төп бурычы – укучыларны мәҗбүриләп, чакыру түгел, ә ул үзе кызыксынып килерлек итеп, җылы мөгамәлә булдыру. Сорауларына җавап табарга булышу, төрле чаралар ярдәмендә җәлеп итү. Китапханәче үзе дә укырга яратучы, һәрчак эзләнүдә булган шәхес, кыскасы, үз эшенең “фанаты” булырга тиеш.

Изгеләрдән-изге бит ул

Китап, китапханәсе.

Үзенә тарта күңелне

Әллә китап, әллә журнал,

Әллә китапханәче (Энҗе Мөэминова “Син ул”).

Бары тик китап укыганда гына андагы геройлар белән бергә көенәбез, шатланабыз. Азагына кадәр укып чыкканчы, әсәрдәге геройлар белән яшисең. Дәрес ярдәмлекләре исә өй эше эшләгәндә бик тә кирәк. Синең фикерләвеңне, тирә-якка игътибарыңны
яхшырта, белемеңне күбәйтә. Китап тел байлыгын арттыра. Грамматиканы яхшы үзләштерергә булыша. Энциклопедияләр исә – үзләре зур бер дөнья. Аны кат-кат укысаң да, начар түгел, киресенчә, укыган саен, һәрчак яңа мәгълүмат табыла.

 

Рухи байлык бирә

 

Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп, исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләргә кирәк. Моның өчен иң кызыклы өлешен укып күрсәтү аны тулаем уку өчен этәргеч бирә. Китапханә мәгълүматый үзәк булырга тиеш. Заман белән бергә атлау өчен хәзер бик күп мөмкинлек бар.
Китапханәдә компьютер булу – үзе зур бәхет. Китаплардан, газета-журналлардан, интернеттан материал җыеп, төрле презентацияләр төзергә мөмкинсең.

Китапханә үзенә тартып торсын дисәң, әлбәттә, анда шартлар булырга тиеш. Безнең Күҗәкә мәктәбе китапханәсе зур, якты. Китаплар, тиешенчә, киштәләргә тезелгән. Күп төрле стендлар, папкалар укучылар өчен ярдәмлек хезмәтен үти. Гөлләр яратам, алар да бүлмәне бизәп торалар.

Китапханә – серләр дөньясы, рухи мирасны саклап, ул аны буыннан-буынга тапшыра. Белемне, фикерләүне формалаштыруның башында тора. Зур мәгърифәт чыганагы. Тормыш кыйммәтен китапханә киштәләреннән эзләп табарга чакырам сезне дә. Мин үземнең китапханәдә эшләвем белән горурланам.

Күңел байлыгы тормышта һәркемгә кирәк, ул яшәүгә көч бирә. Китапханәче – кешегә күңел байлыгы, белем, матурлык өләшүче иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе ул.

Нәзлия ШӘРӘФЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев