Бүген иртән коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән
Бүген, 20 декабрьдә, Туймазы районының Николаевка авылында 61 яшьлек «Хендай Элантра» руле артында ике җәяүлене бәрдерә.
Региональ ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 63 яшьлек хатын алган җәрәхәтләрдән үлгән, аның 30 яшьлек кызы имгәнгән — хастаханәгә озатылган.
Бу хәл Шоссейная урамында 08: 30 сәгатьтә булган. Җәяүлеләр, мөгаен, юл читеннән баргандыр.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев