Матур хыяллар чынга ашсын
Актанышта балалар театры барлыкка килерме? Аны оештыру – Гөлназ Газизованың иң зур хыялы.
Күҗәкә мәдәният йортында эшләгәндә Гөлназ Таһир кызының режиссерлык сәләте ачыла. Авыл үзешчәннәре бик матур гына спектакльләр куялар. “Әлдермештән Әлмәндәр” белән Ижау шәһәренә дә гастрольгә бардылар. Гөлназга Пучы халык театры белән эшләргә туры килә. Район оешмалары да аны чакырып ала. “Актаныш-коммунсервис”, игелек үзәге, “Каенкай” балалар бакчасы коллективлары белән смотрга спектакльләр сәхнәләштереп, уңышка ирешәләр. 10 еллык юбилеена сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия дә спектакль күрсәтергә теләп, аңа мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәсе сөенечле.
Казан театр училищесында драма актеры белгечлеге үзләштергән Гөлназның балачак хыяллары тормышка аша бара. Түбән Кама татар дәүләт драма театрында 4 ел эшләгән тәҗрибәсе дә булышадыр. Читтән торып Казан дәүләт университетында татар филологиясе бүлегендә укыган.
Өйдә нәрсә күрәсең, очканыңда шул була, диләр. Гаилә йогынтысы – һичшиксез. Район мәдәният йорты сәхнәсендә үскән балаларда, бигрәк тә.
– Һөнәр сайлаганда, кайсы яктан китим микән, дигән сорау тумады. Апа музыкасыз яши алмый. Миңа театр якынрак, – ди ул үзе дә.
Сәхнәдә озын шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйли. Мөхәммәт Мирзаның “Куян күчтәнәче” поэмасын укыганы хәтердә калган. Апасы Ләйсән Фатыйхованың моңлы җырлавын яратабыз.
Актаныш мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүче Таһир һәм Фәүзия Фатыйховларның кызлары алар. Бөтенесе дә мәдәни тормыш белән кайныйлар. Кызлары Ләйсән һәм Гөлназ да шушы юлны сайлады.
Сәнгати гаиләдә үскән ике кызны сәхнә кече яшьтән үк бөтерчек кебек бөтереп ала. Ләйсән Фатыйхова Казан мәдәният һәм сәнгать университетының хор-дирижер бүлеген тәмамлап, хәзерге вакытта балалар бакчасында музыка тәрбиясе һәм җыр дәресләре алып бара.
Театрга гашыйк Гөлназ музыкаль гаиләдә үсүенә сөенеп яши. Балачак хатирәләре белән теләп уртаклашты:
– Сәнгать кешесе эмоциональ була, ул бездә дә нык чагыла. Балачактан демократик гаиләдә тәрбияләндек. Әти-әни катгый киртә, чикләүләр куеп үстермәде. Сәнгать мәктәбендә укыдык. Театр сыйныфын Рушания Ибраһимова җитәкли иде. Фортепиано бүлеген тәмамладык; апа да, мин дә Сәрия Фәрдиева сыйныфында белем алдык.
Ул яктан безнең әни
кырысрак иде. Яшьтәшләребез мәктәптән кайтып, сериал караганда, урамда уйнаганда, без бу вакытны музыка мәктәбендә үткәрдек. Бишкә-алтыга хәтле шунда шөгыльләнеп, кич өй эше хәзерләргә утырабыз. Әлбәттә, безнең дә сериал карыйсы, уйнарга чыгасы килә. Ләкин әни эштән кайткач: “Дәресегезгә бардыгызмы, калдырмадыгызмы”, – дип, һәрвакыт сорап, контрольдә тотты. Хәзер үз акылыбыз белән аңлыйбыз, кирәк чакта җитди, кырыс була белгән өчен әнигә рәхмәтлебез.
Әти, апа, мин – сәхнәдә, ә әни – тылыбыз. Маяк шикелле. “Алай кирәкми, болай эшлә”, – дип, арттан этеп баручы. Хәзер дә шулай булып кала. Безнең уңышларга сөенеп яши.
– Сәхнәдә чыгыш ясап
кайткач, өйдә сөйләшү
ничегрәк була иде?
– Сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, өйдә сөйләшүләр була, ләкин профессиональ яктан түгел. Әти бик тыйнак кеше, характеры сәхнә кешесенә туры килми кебек. Шуңа күрәме, ул безнең өчен каты борчыла. Чыгыш ясавыбыз алдыннан, бигрәк тә. Әтидән күбрәк тәнкыйть сүзе ишетеп үстек. Тагын да тырышыбрак, яхшырак эшләсеннәр, дигәндер. Әни итагать күрсәтә иде. Сәнгать өлкәсендә киеренкелек юк, килешеп-аңлашып яшибез.
– Балалар театры оештырырга теләү хисе ихлас күңелдәнме?
– Районыбызда театр сәнгате әйбәт кенә үсеш алды. Смотр спектакльләре куела. Без анда актив катнашабыз. Район мәдәният йортында муниципаль театр барлыкка килде, уңышларын күреп торабыз. Минем хыял – балалар театры оештыру.
Күчмә театр шикелле,
гастрольгә чыгып, иҗат җимешен күрсәтердәй театр коллективы төзисем килә. Бу максатка ирешү өчен, әлбәттә, җитәкчелек тарафыннан зур ярдәм кирәк. Киләчәктә Актаныш балалар күчмә театры барлыкка килеренә мин чын күңелдән ышанам.
– Театр сәнгате кешене кайсы яктан ача?
– Театр сәнгате кешене күп яклап ача. Аның белән чынлап кызыксынган кеше җыр сәнгатен, биюне, сәхнә сөйләмен үзләштерергә тиеш. Үз-үзен тотышы, мимикасы, хәрәкәте, төс-кыяфәте – бүтән һөнәр иясенә дә шушы күнекмәләр кирәк. Үзен күрсәтер, кеше алдында дөрес итеп тотар өчен мөһим. Шуны аңлап йөрсеннәр иде балалар театр сәнгатенә. Әти-әниләре алып килсен, чөнки бала аның кирәклеген тирәнтен аңлап бетермәскә мөмкин.
Актаныш сәнгать мәктәбендә театр бүлеге эшли. Дәресләр һөнәри белемгә якын формада алып барыла. 10 яшьтән өлкәнрәк балалар кабул ителә. Театр дөньясында колачлап-колачлап йөзәргә язсын.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев