Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалы социаль ипотека программасы эшли башлады

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен 7 процент ташламалы ставка белән яңа социаль ипотека программасы гамәлгә керде. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов сүзләренчә, программада махсус хәрби операциягә Татарстаннан өлешчә мобилизация буенча яки контракт имзалап китүчеләр, хезмәтен тәмамлап кайтканнар, шулай ук хәрби операциядә гаилә башлыгын югалткан гаиләләр катнаша ала.

Тик якыннары хәбәрсез югалган, әмма һәлак булуы расланмаган гаиләләр бу программа буенча чиратка куелмый. Үлем турында таныклык кирәк. Ул социаль ипотека ставкасы елына 7 процент тәшкил итүен, 28,5 елга кадәр бүлеп түләү мөмкинлеге барлыгын искәртте. Социаль ипотека программасы кебек үк, бу очракта да гаилә торакка мохтаҗ булырга тиеш. Торак мәйданы бер гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк булуы шарт. Шулай ук гаиләнең кереме бер гаилә әгъзасына яшәү минимумыннан да түбәнрәк булмавы мөһим.

Программада катнашучылар фатир бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос кертергә тиеш, – диде Булат Гыйльманов.

Программада башка төбәктән контракт буенча киткән кеше катнаша алмый. Катнашучының Татарстанда теркәлгән булуы шарт, торак теркәлгән урын буенча гына бирелә. Әгәр Дәүләт торак фонды программасы буенча башка түләүләре бар икән, андыйлар программада катнаша алмый. Яңа программа буенча документларны октябрьдән күп функцияле үзәктә яки Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшырып булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев