Нур Баян – фронтовик шагыйрь: “Халкым өчен тугры калырмын...” дигән районкүләм иҗат фестивале уздырыла
Нур Баян исемендәге районкүләм иҗат фестивале Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм якташыбыз фронтовик-шагыйрь Нур Баянның тууына 120 ел тулу уңаеннан игълан ителде.
Фестивальнең максаты
2025 елның “Ватанны
саклаучылар елы” дип игълан ителүе һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, шулай ук фронтовик-шагыйрь Нур Баянның тууына 120 ел тулу уңаеннан тел, әдәбият, рәсем сәнгате өлкәсендә сәләтле балалар, яшүсмерләр, яшьләрне барлау, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү, каһарман якташ шагыйребезнең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау.
Фестивальнең бурычлары: татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, ватанпәрвәрлек һәм милли горурлык хисе, үзаң тәрбияләү; Нур Баянның иҗади мирасын популярлаштыру; фронтовик-шагыйрь иҗатына кызыксынуны арттыру;
яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү, махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы якташларыбызның фидакарьлегенә соклану; иҗади үсеш өчен шартлар булдыру; сәнгатьле уку осталыгын камилләштерү; әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтен үстерү; әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.
Фестивальне оештыручылар: муниципаль район башлыгы; район башкарма комитеты; мәгариф идарәсе; Актаныш авыл җирлегара үзәк китапханә; “Нур Баян исемендәге” җавапчылыгы чикләнгән җәмгыять; “Татмедиа” АҖнең “Актаныш-информ” филиалы; Пучы авыл җирлеге башкарма комитеты; Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Пучы авыл китапханәсе; Әнәк авыл мәдәният йорты; Пучы авыл мәдәният йорты; Шәрип Шәймиев музей-йорты; Пучы балалар иҗат үзәге.
Эш юнәлешләре
Фестивальдә түбәндә күрсәтелгән юнәлешләр буенча иҗат эшләре каралачак:
“Нур Баян шигырьләре – рәсем сәнгатендә”
Яшь төркемнәре: 4-6 яшькә кадәр; 7-10 яшькә кадәр; 11-13 яшькә кадәр.
“Нур Баян иҗаты белән рухланып”
Яшь төркемнәре: 7-9 яшькә кадәр; 10-13 яшькә кадәр; 14-18 яшькә кадәр; 19 яшьтән югары.
“Иң яшь язучы” номинациясе
Фестивальдә катнашкан иң кече яшьтәге балага бирелә.
“Иң өлкән язучы” номинациясе
Фестивальдә катнашкан иң өлкән яшьтәге катнашучыга бирелә.
Төп таләпләр
“Нур Баян иҗаты белән рухланып” юнәлеше
Иҗади эшләр түбәндәге
таләпләргә җавап бирергә тиеш: укучының теманы ачып бирүе; иҗади фикерләү сәләтенә ия булуы; грамоталы, әдәби телдә язуы.
Бөек Ватан сугышы һәм МХХ (вакыйгалар, фронтовиклар, тылдагы тормыш һ.б.) турында катнашучының үзе иҗат иткән шигыре татар телендә язылган булырга тиеш. Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman – 14, интервал – 1,0; уңнан – 1,5 см; сулдан – 2,5 см, астан – 2 см; өстән – 1,5 см) компьютерда басылган булырга тиеш. Иҗат эше өстенә белем һәм тәрбия бирү оешмасының тулы исеме, катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, иҗат эшенең исеме языла.
“Нур Баян шигырьләре – рәсем сәнгатендә” юнәлеше
Рәсемнәр түбәндәге
таләпләргә җавап бирергә тиеш: яше туры килү; башкару осталыгы; теманы ачу; төсләр чишелеше, колориты; композициясе; сәнгатьчә эшләнеше, эмоциональлек; оригинальлек.
Эшләр А3 (30х40 см) форматында булырга тиеш. Рәсемнәрне рамга куеп, уң ягына аскы өлешкә әлеге эшнең исеме, шагыйрь Нур Баянның кайсы әсәрен яктыртуы, авторның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, яше, электрон адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм телефон номеры күрсәтелә. Укытучысының исемен, фамилиясен, әтисенең исемен күрсәтү дә кирәк.
Төрле сурәтләү техникасы белән башкарылган эшләр кабул ителә (акварель, май, гуаш, һ. б.) бәйгенең тематикасына туры килергә тиеш. Авторның бары тик үзе, мөстәкыйль рәвештә башкаруы шарт күчерелмәләр катнашмый. Башка конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, призлы урын алган, матбугатта басылганнар кабул ителми. Бер генә юнәлештә катнашу хокукы бирелә һәм иҗади эш (бер шигырь яисә бер рәсем).
Рәсемнәр Әнәк авылы, Шәрип Шәймиев урамы, 10 нчы йорт адресы буенча Шәрип Шәймиев музей-йортында 08.00-11.30, 13.00-16.30 вакыт аралыгында дүшәмбе-җомга көннәрендә кабул ителә.
Үткәрү тәртибе
Фестивальдә катнашу бушлай һәм ирекле. Ул барлык теләүчеләр өчен үткәрелә.
Катнашучы конкурс нигезләмәсен бозган очракта, аңа фестивальдә катнашу тыела.
Бәйге 2 этапта үткәрелә:
I этап (сайлап алу) – читтән торып катнашу этабы. Гариза, иҗат эшләре 2025 елның 20 апреленә кадәр Muzey.DomSH@tatar.ru электрон почтасына җибәрелә. Эшләр оештыру комиссиясе тарафыннан тикшерелә, иң яхшылары сайлап алына.
Элемтә өчен телефон:
8-927-488-21-19, 8(85552)5-14-56.
Оештыру комиссиясе тарафыннан сайлап алынган эш авторларына электрон
почта аша төп этапка чакыру җибәрелә һәм нәтиҗәләр мәгариф идарәсе, үзәк китапханә, “Актаныш-информ”, Шәрип Шәймиев музей-йорты, Пучы урта мәктәбе сайтларына куела.
II этап – фестивальнең төп этабы 2025 елның 15 маенда Әнәк мәдәният йортында үткәрелә. Җиңү яулаган (1 нче урын, “Иң яшь язучы”, “Иң өлкән язучы” номинацияләрендә җиңүчеләр) иҗат эшләре авторлары шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйлиләр.
Иҗат эшләре фестивальнең оештыру комитеты почтасына юллана: Muzey.DomSH@tatar.ru
Бәйгегә иҗади эшләр 2025 елның 20 апреленнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Җирле оештыру комитеты 2025 елның 10 маена кадәр читтән торып үткәрелгән (сайлау) этапта уңышлы дип табылган иҗат эшләре нәтиҗәләре буенча беркетмәне һәм уңышлы узган катнашучылар исемлеген, шулай ук кыскача мәгълүмат (үткәрү урыны һәм вакыты, катнашучылар саны һ.б.) җибәрә.
Җиңүчеләрне бүләкләү
Бәйгедә катнашучыларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяли. Җиңүчеләргә, ягъни II этапка узып, I-III урыннарга лаек булган авторларга I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар; фестивальдә катнашучыларга катнашучы дипломы тапшырыла. Махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Фестивальне оештыру комитеты әлеге нигезләмәгә
үткәрү үзенчәлекләренә кагылышлы өстәмәләр кертергә хокуклы.
Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин:
Muzey.DomSH@tatar.ru
Оештыру комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев