Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Паспортлы булдылар

Россия көне уңаеннан районның ЗАГС бүлегенең тантаналар залында паспорт тапшырылды.

Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән балалар, Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар.

Паспорт алу һәр кеше тормышында иң истә кала торган вакыйгаларның берседер, мөгаен. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне олы кеше итеп хис итә башлыйсың. Паспорт туу турындагы таныклыктан кала икенче төп документ булып тора. Аны пычратырга да, югалтырга да ярамый. Кадерләп саклау зарур.

Паспорт 14 яше тулган һәркемгә бирелә. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт алу белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Бу хакта паспорт тапшыру тантанасын алып баручы Алмазия апалары Хаҗиева да искәртеп үтте.  Алар белән якыннанрак таныштырды.

Тантаналы чарада район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчә секретаре  Ленар Зарипов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Марат Минһаҗев, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, ата-аналар катнашты. 

– Бу көн сезнең күңелләрдә озак еллар сакланыр әле.  Россия көнендә паспорт алу үзе бер горурлык. Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, кече Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, дусларыгыз күп булсын. Мәктәпләрне уңышлы тәмамлап, һөнәр алып илебез, республикабыз, Туган җиребез өчен кирәкле һәм лаеклы шәхесләр булып үсегез. Паспортны тормыш кенәгәсе дисәк тә була. Анда сезнең хактагы бөтен мәгълүмат язылган. Шуңа күрә 
паспортыгызга тап төшермичә, чын кеше булып яшәргә язсын, – диде Ленар Зарипов балаларны тәбрик итеп.  

– Сезне беренче тапкыр паспорт алуыгыз белән 
тәбрик итәм. Аны дөрес итеп куллануыгызны сорыйм. 
Паспортыгызны кирәкмәгән кешеләргә күрсәтмәгез. Анда язылган мәгълүматларны телефон аша бирмәгез. Чөнки соңгы вакытта мошенниклар күбәйде. Әти-әниләргә балаларның паспортларын әлегә алып куюларын сорар идем. 18 яшьләре тулмыйча, ул әле аларга кирәк булмый. 
Паспортны югалтмаска кирәк. Югалткан очракта административҗәза каралган. Әлеге төп документыгызны кадерләп саклагыз, –  диде Марат Минһаҗев. 

Отставкадагы милиция майоры Васил Вахитов та балаларны истәлекле көннәре белән тәбрик итте. Паспорт бүлеге оешу тарихы, аның эшчәнлеге белән таныштырды. Киләчәктә әти-әниләре йөзенә кызыллык китермичә яшәүләрен теләде. 

“Бердәм Россия” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенең җаваплы сәркатибе Зәһинә Исламова да балаларны тәбрик итеп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Балаларның сөенечләрен уртаклашырга әти-әниләр дә килгән иде. 

– Нык дулкынландыра торган көн. Улыбыз Камил паспорт алды, зур егет булды. Безгә паспортны 18 яшь тулгач кына тапшырдылар. Хәзер балаларга 14 яшь тулуга бирәләр. Без гаиләбездә балаларга законнарны бозмаска, тәртипле булырга кирәклеген әйтеп торабыз. Паспорт алдың да, иркенлеккә чыктың дигән сүз түгел. Кичләрен тиешле вакыттан соң урамда йөрмәскә кирәклеген дә гел исләренә төшерәбез. Үзләрендә җаваплылык хисләре тоярлык итеп тәрбияләргә тырышабыз. Балаларга бары тик изге теләкләр генә телисе килә. Тормышлары тыныч булсын, сәламәт булсыннар. Әти-
әниләрен сөендереп яшәсеннәр, –  ди Илдус Латыйпов.  

***

Балаларның фикерләре белән дә кызыксындык. 

Айзилә Вәлиева:

– Бүген бик дулкынланам. Зур үстем, паспорт алам. Хәзер мин Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины булам. 

Гадел Шәйдуллин:

– Әлеге истәлекле көн минем күңелдә гомер буе сакланачак. Паспорт алу бик мөһим вакыйга бит. Мин хәзер үземне зур кеше итеп хис итәм. Аны югалтмыйча саклармын.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев