Район җитәкчелеге Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән Казахстанда эш сәфәрендә (фотолар)
Бүген, 23 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Семей шәһәренә килде. Эш сәфәре делегациясендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов, урынбасары Рөстәм Ильясов, Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латыпов та бар.
Татарстан кунакларын Казахстанның Абай өлкәсе акиматы,татар җәмәгатьчелеге һәм Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев каршы алды.
Эшлекле сәфәр вакытында Абай өлкәсе Акимы Нурлан Тельман улы Уранхаев белән очрашу, «Бейбитшилик» утравында урнашкан Сабантуй үткәрү урынын һәм Татар сәнгать мәктәбен карау планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында эш сәфәре вакытында Абай өлкәсе Акимы Нурлан Тельман улы Уранхаев белән очрашты.
Нурлан Тельман улы Уранхаев Татарстан кунакларын сәламләп, аларны Казахстан җирендә күрүенә бик шат булуын белдерде. Васил Гаязович исә Казахстан белән Татарстан Республикалары арасында төрле өлкәләрдә тыгыз элемтә гел сакланып килә диде.
Шулай ук 10 сентябрьда узачак Сабантуй турында да фикер алыштылар:
– Сабантуйны югары дәрәҗәдә үткәрербез диеп ышанабыз. Киләчәктә дә ике Республика арасындагы элемтәләр ныклы булсын иде.
Казахстандагы Сабантуйны үткәрүдә Актаныш районы сәнгатькәрләре дә зур активлык белән катнашачак. Бүген районда әлеге уңайдан әзерлек чаралары башланды инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев