Район хакимияте хезмәткәрләре бердәм гриппка каршы вакцинация узды
Көз - грипп һәм башка кискен респиратор инфекцияләрнең киң таралган чагы. Билгеле ки, һәр авыруны дәвалаганчы кисәтү җиңелрәк. Бары тик вакытында вакцинация үтү зарур
Көз - грипп һәм башка кискен респиратор инфекцияләрнең киң таралган чагы. Билгеле ки, һәр авыруны дәвалаганчы кисәтү җиңелрәк. Бары тик вакытында вакцинация үтү зарур.
6 меңнән артык райондашыбыз моны аңлап, күптәннән саклану чарасын күргән инде. Бүген район хакимияте хезмәткәрләре, башкарма комитетка караган бүлекләр бердәм гриппка каршы вакцинация узды.
Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 7 меңгә якын вакцина бар (зурларга да, балаларга да). Вакцинацияне үзәк хастаханәнең 2.13 кабинетында узарга була (балаларга 1.10 каб).
Шулай ук вакцинаны Байсар, Тат. Суыксу, Такталачык амбулаторияләрендә, Әҗәкүл, Чалманарат, Күҗәкә, Кәзкәй, Чат, Иске Кормаш, Олыимән, Киров, Урьяды, Иске Җияш ФАПларында алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев