Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча илдә беренче тапкыр Космос атналыгы уза
Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча, 6–12 апрель көннәрендә илебездә беренче тапкыр Космос атналыгы уза. Ул бөтен ил буйлап меңнән артык вакыйганы үз эченә алачак. Космос атналыгы чаралары Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Актанышның беренче санлы мәктәбендә инде чаралар үткәрелә башлады. Мәсәлән, 1, 3, 5, 8, 9, 10 сыйныфларда һәм мәктәпнең Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә «Мөһим әңгәмәләр» сыйныф сәгате космонавтика темасына багышланды.
Космос атнасы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланды. 6 апрельдә «Разговоры о важном» («Мөһим әңгәмәләр») дәресендә укучыларга ил космонавтикасының тарихы һәм бүгенгесе, шулай ук космонавт булу юллары турында сөйләделәр.
7 апрельдә «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең штаб-фатиры – В.В. Терешкова исемендәге Милли космик үзәк (НКЦ) – беренче тапкыр ачык фестиваль мәйданчыгына әверелде. Анда танылган экспертлар чыгыш ясады, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар узды.
Үзәк чара – Беренче Россия космик форумы
Космос атналыгының үзәк чарасы – 9 апрельдә «Россия» милли үзәгендә узачак Беренче Россия космик форумы. Аның кырларында дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләре космик тармакның актуаль бурычлары һәм перспективалары турында фикер алышачак.
Космос атналыгы программасына Россиядә киң аудиториягә исәпләнгән башка эшлекле һәм мәдәни-күңел ачу чаралары да керәчәк. Алар арасында:
· гамәлдәге космонавтлар белән телемостлар;
· техника һәм артефактлар күргәзмәләре;
· кешенең космостагы казанышлары турында нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтү;
· музыкаль концертлар, квизлар һәм экскурсияләр.
Актанышның беренче санлы мәктәбе Бөтенроссия космос атналыгын башлап җибәрде
6 апрельдә Актанышның беренче санлы мәктәбендә «Мөһим әңгәмәләр» дәресенең махсус чарасы узды. Ул Ватан космонавтикасына багышланды һәм Россиянең Космос атналыгын ачкан зур масштаблы акциянең беренче вакыйгасы булды.
Дәрестә укучыларга космик аралыкны үзләштерү тарихы, Россия космонавтикасының хәзерге торышы, һәм, әлбәттә, киләчәктә космонавт булыр өчен нинди адымнар ясарга кирәклеге турында сөйләделәр. Актаныш мәктәбе укучылары легендар очышлар һәм перспективалы эшләнмәләр турында зур кызыксыну белән тыңладылар.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан Актанышның “Әтәчкәй” балалар бакчасында да тематик чара уздырылды.
Зурлар төркеме өчен үткәрелгән әвәләү шөгыле космонавтика темасына багышланды. Балалар тәрбияче белән бергә пластилиннан ракеталар ясадылар, презентация карадылар, галәм серләре турында кызыклы әңгәмә кордылар. Космонавтика темасы сабыйларда зур кызыксыну уятты, аларның күзаллавын баетты һәм иҗади сәләтләрен үстерде. Чараны тәрбияче Насырова Лениза Фирдәвис кызы үткәрде.
Актаныш районы да бөтен Россиянең космик бәйрәменә кушылды. Алдагы көннәрдә дә мәктәп укучыларын космос тарихына багышланган күргәзмәләр, викториналар һәм кино күрсәтүләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев