Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Рөстәм Гафаров яңадан Казан башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

Рөстәм Гафаров чираттагы тапкыр Казан башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының II сессиясе утырышында билгеле булды.

 

Гафаров Казан башкарма комитеты рәисе вазифасын 2020 елның октябреннән бирле башкара. Ул әлеге вазифага Денис Калинкин урынына билгеләнде. Калинкин шәһәрнең беренче вице-мэры итеп расланды.

Исегезгә төшерик, вакантлы вазифага конкурс 22 сентябрьдә бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә игълан ителгән иде. Гаризалар өч кандидаттан: «Казэнерго» генераль директорының матди-техник тәэмин итү буенча урынбасары Марат Мәхмүтовтан, Казан башкарма комитетының гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Гафаровтан, «Городские мосты» директоры Станислав Сорокиннан кабул ителгән.

Конкурс комиссиясе карары нигезендә, өч дәгъвачы да финалга узган. Бүген сессиядә алар шәһәрне үстерү программаларын тәкъдим итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев