Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Рөстәм Ильясов: Юлларны төзекләндергәндә иң беренче чиратта мәктәп маршрутларына өстенлек биреләчәк

Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. 

Киңәшмә барышында төбәк һәм җирле юлларны реконструкцияләү мәсьәләләре каралды. Алар нигездә зур йөк машиналары аркасында зыян күрә. Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов ассызыклаганча, юлларны төзекләндергәндә иң беренче чиратта мәктәп маршрутларына өстенлек биреләчәк. 

Бүгенге көндә Урьяды һәм Татар суыксу авыллары арасында проблемалы юл участогы бар. Рөстәм Алмаз улы әлеге участок тулысынча 2025 елда, М7 да реконструкция тәмамланганнан соң ремонтланачак, дип ышандырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Актаныш районында юллар төзүгә һәм ремонтлауга 680 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу рекордлы сумма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев