Сабантуй Татарстан белән Абхазияне берләштерде (фотолар)
Абхазия Республикасының Сухум шәһәрендә Татарстан Республикасы оештырган татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй зур уңыш белән узды. Киң колачлы бәйрәмне әзерләү һәм үткәрүне Актаныш муниципаль районы тәэмин итте.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов булды.
Сабантуй меңләгән кешене бер мәйданга җыеп, дуслык, кунакчыллык һәм үзара хөрмәт бәйрәменә әверелде. Бәйрәм кунаклары татар милли йортлары белән танышты, милли уеннарда һәм ярышларда катнашты, татар халкының милли көрәше – көрәш буенча көч сынашуларны тамаша кылды.
Шулай ук Татарстан һәм Абхазиянең иҗат коллективлары һәм сәнгать осталары катнашында зур концерт программасы тәкъдим ителде.
Айнур Гыймадиев репортажы- МОНДА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев