Шәемовлар: “Без бит авыл малайлары”
Илһам, Ильяс Шәемовлар, Ильясның улы Илназ “Таң” хуҗалыгында, терлекчелек тармагында үзләренең тырыш хезмәтләрен куялар.
Каядыр читкә китмичә, туган җирдә төпләнеп, шунда хезмәт куюны бәхет дип саный Шәемовлар. Әтиләренең тырыш хезмәтен дәвам итә алар.
Шәемовлар тумышлары белән Әҗмәт авылыннан. Хәлимә апа белән Шәехҗан абый биш балага гомер биргәннәр. Аларны үзләре үрнәгендә хезмәтне сөяргә өйрәтеп үстергәннәр. Балалары төрле якларга таралмыйча, авылда төпләнә.
Хәлимә апа Такталачык
участок хастаханәсендә санитарка булып эшли. Ә Шәехҗан абый хуҗалыкта терлекчелектә хезмәт куя. Гомер буе атлар карый.
– Гел әти янында, атлар арасында үскәч, аннан ерак китмәдек, авылда калдык. Бөтен кеше дә шәһәргә китеп бетә алмый. Аларны да туйдырырга кирәк, – ди Илһам.
1970 елда туган Илһам, Такталачык гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлагач, Актаныштагы һөнәр училищесында укый. Кулына диплом алу белән авылга кайтып, хуҗалыкка эшкә керә. Башта техникага утыра, 1999 елдан терлекчелектә хезмәт куя. Такталачык фермасында мөдир булып эшли.
Аның карамагында 800ләп баш мөгезле эре терлек бар. Биредә таналар һәм савым
сыерлары гына асрала. Алардан тәүлегенә 9 тоннадан артыграк сөт савалар.
– Кул астында 25ләп эшче бар. Алар белән уртак тел табып, күрсәткечләрне арттыру өстендә эшләргә тырышабыз. Соңгы елларда хуҗалык җитәкчесе Рафис Фәрих улы читтән таналар кайтарту өстендә нык шөгыльләнде. Бу, лейкоздан котылу, нәсел яңарту һәм сөт күләмен арттыру максатыннан эшләнде – ди ул.
Илһамның 1973 елда туган энесе Ильяс хуҗалыкта баш зоотехник булып хезмәт куя. Бергә эшләү уңайлы, бер-беребезгә терәк, ди алар.
Ильясның төп вазыйфасына терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерләттерү, аның терлек авызына барып җитүен тәэмин итү керә. Шулай ук терлекләрдән югары продукция алу өчен рационны дөрес итеп төзү дә мөһим роль уйный.
– Соңгы елларда терлек азыгын әзерләүгә бик нык игътибар бирелә. Азыкны әзерләгәндә үзем дә даими басуда булам, азык базларын таптауны, аны дөрес итеп ябуны контрольдә тотам. Җитәрлек күләмдә азык әзерли алдык, – ди Ильяс.
Ильясның улы Илназ Әҗмәт фермасында мөдир булып эшли. Ул да үз авылының патриоты.
Терлекчелек тармагы
күңелгә якын
Илназ 1997 елда дөньяга килә. Такталачык мәктәбендә белем ала. Укуын Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының автомеханик бүлегендә дәвам итә. Кулына диплом алу белән авылга кайта. Аңа Әҗмәт фермасында мөдир булып эшләргә тәкъдим итәләр.
– Ни өчен эшеңне укыган белгечлегең буенча дәвам итмәдең?
– Автомеханик белгечлегенә укысам да, минем күңелгә терлекчелек юнәлеше якынрак иде. Шуңа терлекчелектә хезмәт куясым килде.
– Яшь килеш шундый
җаваплы вазыйфага алыну куркытмадымы?
– Башта куркытты инде. Ул вакытта әти зоотехник булып эшли башлаган иде. Ул нык ярдәм итте. Барысын эшләргә өйрәтте. Бер өйрәнгәч, эшне алып бару алай авыр түгел. Хәзер дә әтидән киңәш сорыйм.
Әҗмәт фермасында алты кеше хезмәт куя. Алар сөттән аерылган теше бозауларны кабул итеп алып, үстереп, каплатып, тана итеп, Такталачык фермасына озаталар. Бүгенге көндә 350 баш терлекләре бар. Ул сан үзгәреп тора, диләр. Алардан тәүлеккә 750-800 грамм үсеш алалар.
– Безнең бурыч, терлекләрне яхшы итеп ашатып, вакытында каплатып, сәламәт таналар алу, – ди Илназ. – Малларга ризык рацион нигезендә төзелеп, Такталачыктан китерелә.
– Яшьләр шәһәргә тартыла. Синдә дә андый уйлар юкмы?
– Юк, мин авыл малае. Шәһәрне яратмыйм. Хәзер авылда яшәр өчен дә барлык мөмкинлекләр җитәрлек. Мин үзем авторалли белән дә мавыгам. Җизни белән бергә иске “Нива” машинасын сүтеп, җыеп, ярышта катнаша башлаган идек. Хәзер профессиональ ярышларга күчтек. УАЗ машинасы белән Т1-2500 дигән категориядә ярышабыз.
– Уңышлар да бармы?
– Аллаһка шөкер, бар. Россия дәрәҗәсендә чапмасак та, җирле ярышларда 1-2 урыннардан калган юк.
– Әзерләнергә кайдан вакыт табасыз?
– Теләк булса, вакыт табыла ул.
– Бата-чума, лайда, машинаны интектереп йөрү дип уйламыйсызмы?
– Без хәзер чиста җирдә ярышабыз.
Гаиләләренең терәкләре
Шәемовлар гаиләләрендә дә ныклы гаилә башлыклары.
Илһам 1991 елда Татар Ямалы авылы кызы Альбина белән гаилә кора. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илдар Актанышта яши, МЧСта хезмәт куя. Кызлары Башкортстан Республикасының Яркәй авылында яши. Илһам белән Альбина ике оныкларының кадерле дәү әтиләре һәм дәү әниләре.
Ильясның тормыш иптәше Зөлфия Әҗәкүл авылыннан. Аларның өч балалары бар. Илназ белән Эльвираларының үз гаиләләре. Илсөя белем ала. Ильяс белән Зөлфия өч онык сөяләр.
Моннан өч эл элек Илназ да гаилә корган. Яңа Әлем авылы кызы Гөльяр белән кечкенә Илһанны үстерәләр.
– Хуҗалыкны үз көчебез белән алып барабыз. Эшләргә кешеләребез җитәрлек. Көчле механизаторларыбыз, терлекчеләребез белән горурланабыз. Шәемовлар шундыйлардан. Мин аларның эшләреннән бик канәгать. Аларга таянырга була, – ди “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев