Сәнгать киңлеге
Балалар иҗат үзәгендә югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы Илсөяр Шәрипова декоратив-гамәли сәнгать төрләренә төшендерә.
Быелдан әлеге түгәрәк сәнгать киңлеге (арт-пространство) дип атала башлаган. Педагогка да, укучыга да бөтен яклап үсәргә мөмкинлек бирелә. Рәсем ясыйлар, ябыштыралар, тактаны бизәклиләр. Түгәрәктә ниндидер алымнар өйрәнгән бала киләчәккә кирәкле юнәлеш сайлый ала.
Бәйгеләрдә катнашалар. Идел буе Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 тулуга багышланган бөтенроссия конкурсында Азалия Шәрифуллина җиңү яулагач, аларны Габдулла Тукай музеена чакырып бүләкләгәннәр. Яхшы тәэсирләр белән кайтып, яңа көч белән иҗат итәләр.
“Балалар күзе аша – халык әкиятләре” республика рәсем конкурсы да яшь рәссам-декораторларга уңыш алып килә: икенче-өченче урын – аларныкы. Экология буенча үткәрелгән район бәйгесендә икенче урынга лаек булдылар.
Укытучы апалары үзенең кул эшләрен дә тәкъдим итәргә авырсынмый. Киресенчә, район, республика күргәзмәләрендә теләп катнаша. Элегрәк Мәскәүдә дә кул эшләре белән катнашканын яхшы хәтерли. Сандык, чиләк, көянтәләр, бизәк төшерелгән агач әйберләре, чигелгән сөлге белән Актаныш остасы башкалада танылган.
– Бу һөнәрне сайлавыма әни дә йогынты ясады. Чөнки кечкенәдән үк рәсем ясый идем, ул илһамландырып торды. 23 ел Уфа шәһәрендә яшәдек. Башта түгәрәккә йөрдем. Аннары сәнгать училищесына укырга кердем. Мастерлар агачка бизәк төшерергә өйрәттеләр. Төпле белем бирделәр. “Сез кайда эшләсәгез дә, безнең йөзгә кызыллык китермәгез”, – диделәр. Агач әйбергә бизәк төшерү – күңелемә иң якыны. Чөнки Уфада шуның буенча укыдым.
Сөлгегә, мендәргә чигү, пыялага, ташка рәсем төшерү ошый. Коръәннән кыска сүрәләр язарга яратам. Чигү, туку, тукымага, пыялага сурәт төшерүне үзлегемнән үзләштердем, – дип искә алды Илсөяр Шәрипова үзенең бу осталыкка ничек өйрәнгәннәрен.
– Түгәрәккә йөрүче нинди шөгыльне ныграк ярата?
– Сәнгать киңлеге түгәрәгенә 7-17 яшьлек балалар йөри. Дүшәмбедән җомгага кадәр 13-16 сәгатьтә дәресләр үтә. 4 төркем оешты, һәрберсендә – 10ар бала. Үзем нәрсә беләм, шуны өйрәтергә тырышам.
Рәсем төшенчәсен алырга – төс бутарга, җылы һәм суык төсләрне аерырга өйрәнәләр. Агач әйберләргә сурәт төшерергә яраталар. Әвәләүне кәгазь белән башкарабыз. Чөнки җайлырак. Кәгазьне тураганда куллар хәрәкәткә килә. Аннары юешләп, җилем белән беркетеп, әйберләрнең күчермәләрен ясыйбыз. Фантазиягә чик юк. Күңел ни тели, шуны эшлибез. Кәгазь күчермә әйберләр, бигрәк тә, яңа ел алдыннан популярлаша. Уенчыклар ясап, чыршыга элеп куйса, кемгәдер бүләк итсә, ничек сөенәчәк ул бала!
Балалар бакчасында пластилин белән әвәлиләр, буяу белән рәсем ясыйлар. Безгә килгәч рәсем ясауның төрле ысулларын күрәләр. Төрле яклап үсештә булалар. Һәр бала үзенчә шәхес ул. Аларның үз идеяләре, фантазияләре бар. Мәсәлән, бер теманы тәкъдим итәсең, ул үзенчә ясарга тели. Мин рөхсәт итәм. Баланың фантазиясен чикләргә ярамый. Ничек күрә, шул төскә буясын.
– Ялыкмыйлармы?
– Балалар өчен боларның берсе дә ялыктыргыч шөгыль түгел. Ләкин әзрәк кенә тәнәфес ясап, хәрәкәтләнеп
алырга кирәк. Киләчәктә кем булырга теләүләре турында сораштырам. Төрле һөнәр ияләре
булырга телиләр. Алар шушы һөнәр кешесенә нәрсә кирәклеген белеп торалар.
Балалар белән эшләү кызык та, рәхәт тә. Үзеңне бала-чага кебек хис итәсең. Сәнгать, аларны өйрәтү рухландыра. Интернеттан яңалыклар табып, түгәрәктә кулланырга тырышам. Рәсем һәм ябыштыру белән генә чикләнмәскә иде. Балалар белән әкрен генә аңлашып, төрле мисаллар китереп алып барсаң, дәрес үтемлерәк була.
– Үзегез буш вакытта кул эшен читкә куеп торасызмы?
– Педагогик конкурсларда катнашырга тырышам. Буш вакытта кул эше белән шөгыльләнәм. Өчпочмаклы шәлләр бәйлим, ашарга пешерергә яратам. Чигү бик нык ошый. Сарык йоны белән сувенирлар, картиналар ясыйм. Анысын балаларга да өйрәтер идем, кыен түгел, ләкин чималны Актанышта табып булмый, үзем Чаллыдан кайтартам.
– Төп максатыгыз?
– Төп миссиям: белгәннәремне балаларга өйрәтергә. Хәзерге заманда кул эше барыбер кирәк ул. Техника, компьютер заманы дисәк тә, үз кулың белән эшләгән әйбер үзеңә, якыннарыңа кадерлерәк. Туган көндә, бәйрәмдә иң яхшы бүләк.
Узган ел: “Бик зур рәхмәт, Илсөяр апа, мин сезнең юнәлеш буенча киттем. Стеналарга рәсем төшерәм. Компьютер графикасы белән эшлим”, – диде элеккеге бер укучым.
Бездә шөгыльләнгән бала киләчәктә рәссам, бизәүче-дизайнер һөнәрен сайлый ала.
– Балалар Сезне ни өчен яраталар?
– Баланы үсендерергә, эшен мактарга кирәк. Матур сүз яраталар. Төрле конкурсларда катнаштырырга тырышам. Нәтиҗәсен күреп, тагын дәртләнеп китәләр. Кул эше күңел җылысын сорый. Алар белән ягымлы мөгамәлә саклау үземә дә ошый.
Бәләкәй куллары белән ясаган әйберне кемгәдер бүләк итәләр. Мәктәпкә алып баралар. Агач әйберләргә бизәк төшерү берничә этаптан тора. Башта агачны шомартырга, альбомда эскиз ясарга тиешләр, аннары тактага сурәт төшерелә. Нинди төсләр сайларга кирәклеген бергәләп киңәшләшәбез. Шуннан соң гына кисү тактасына шушы сурәтне төшерәсең. Өченче этабы – лак белән буяп ялтыратабыз.
– Әти-әниләр теләктәшлек белдерәме?
– Әти-әниләргә рәхмәт, бик актив катнашалар. Дәрескә нәрсә кирәклеген ватсап төркемендә хәбәр итәм. Гуаш, буяу, пумала, кәгазь кирәк, дисәм, шуларны балаларына биреп җибәрәләр.
Декоратив әйберләр стенага элеп куярга матур. Күзгә рәхәтлек бирә. Кисү тактасы кухняда кулланыла. Икмәк кисәләр, яшелчә турыйлар. Аш-су бүлмәсендә кирәкле бер җиһаз булып торачак.
Картинаны стенага беркетеп куйганда, моны балам ясады дип сокланачаклар. Аннан җылылык бөркелеп тора.
Балалар сәнгать киңлеге дәресләрендә матурлыкны күрергә, танырга, тормышта аны башкаларга күрсәтергә өйрәнәләр. Әти-әниләренә дә күңелле.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев