Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сөйләшергә вакыт табыгыз

Кышкы юллар аеруча саклык сорый. Бу чорда балаларны юллардагы бәла-казалардан ничек сакларга?

Әлеге темага районның
ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән сөйләштек.

Сер түгел, балалар аеруча кызыксынучан. Аларның барысын да эшләп, тотып карыйсы килә. Аеруча тыелган әйберләргә тартылалар. Шуның өчен дә тәрбиячеләргә, укытучыларга, әти-әниләргә бу хакта онытмыйча, балаларга яхшылап төшендерү зарур.

– Кышкы каникулларда әти-
әниләр күзәтүе астында булганнан соң, укучылар кабат иркенгә чыкты. Мәктәпкә барганда,
кайтканда алардан аеруча саклык сораладыр. Әмма бала бала булып кала. Аларга бар нәрсә кызык.

– Чыннан да, балалар нык кызыксынучан. Шуның өчен тәрбиячеләргә, укытучыларга гына түгел, ә әти-әниләргә дә балалары белән сөйләшү өчен берничә тема тәкъдим итәсем килә.

Балалар юлларда баткан машиналарны карарга яраталар. Ләкин бу җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин. Беренчедән, тәгәрмәч астыннан боз, ташлар, пыяла кисәкләре оча ала. Икенчедән, машина кискен кузгалырга мөмкин. Һәм без аның кар әсирлегеннән кайсы якка чыгасын беркайчан да белмибез.

– Урамнарда  кар чистартучы машиналар да баланың игътибарын җәлеп итә...

– Әлбәттә. Андый техниканы балалар аеруча яратып күзәтә. Әмма, кар җыю техникасы янында булу куркыныч. Беренчедән, бала кечкенә буйлы булуы аркасында “сукыр” зонада җиңел генә була ала, чөнки шофер белән кабина күпкә югарырак урнашкан. Икенчедән, карны үзбушаткычка төягәндә кайбер кар кисәкләре читкә очарга, яисә көрәктән төшеп китәргә мөмкин. Балаларга баганаларга
таяклар ыргытырга рөхсәт итмәскә кирәк. Алар башка балага яисә башкаларның машиналарына тияргә мөмкин.

– Кыш көне кар өеме арасыннан балаларның күренү ихтималы да кими бит.

– Нәкъ шулай. Шуның өчен балаларга “сукыр зона”, “күренеп торуның начарлануы”, “күзәтүнең тараюы”, “тормаз юлы” кебек төшенчәләрне аңлату мөһим.

Юл кырыендагы биек кар катламнары җәяүлене шоферлардан да, якынлашып килүче машинаны җәяүле каршыннан да яшерә. Юлның юл өлешенә чыгып, башта карарга, куркынычсыз булуына инанырга кирәк. Чистартылмаган кар юлның күрүчәнлеген киметә. Аны да онытырга ярамый.

– Балаларның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар тагу мөһимлеген дә тагын бер тапкыр исләренә төшереп үтик әле.

– Әйе, балаларның гына түгел, барлык җәяүлеләрнең иминлеге өчен киемнәрендә сул, уң, алгы һәм арткы якта яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Шоферга яктылыкны юнәлтү өчен кәрәзле телефон фонарьларын да кулланырга мөмкин.

Әти-әниләргә кабатлап, балалар белән әлеге темаларга сөйләшү өчен вакытыгызны кызганмагыз, диясем килә.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев