Сөт комбинатының алдынгы хезмәтчәннәре III квартал йомгаклары буенча хөрмәтләнде
Актаныш сөт комбинаты III квартал йомгаклары буенча нәтиҗәләр ясады.
Комбинатның бик яхшы эшләгән, югары һөнәрмәнлек күрсәткән, максатка ирешүдә тырышлык куйган, үзенең вазыйфаларын сыйфатлы башкарган, хезмәт сөючән һәм компаниягә тугрылык саклаган эшче –хезмәткәрләре Мактау кәгазьләренә лаек булды.
Сөт комбинатының директоры Виталий Вайлапов хезмәтчәннәргә акчалата бүләкләр дә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев