Татарстан лидерлар рәтендә: республика җыелма командасы «Профессионаллар» чемпионатын яулый
Бөтен Россия буенча «Профессионаллар» ярышларының йомгаклау төбәкара этабына старт бирелде. Ярышлар 32 төбәктә һәм илнең 15 эре корпорациясе мәйданчыкларында уза. Катнашучылар 390нан артык компетенция буенча көч сынаша — өлкәннәр дә, юниорлар да үз осталыкларын күрсәтә.
Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында оештырыла.
Татарстан җыелмасының составы
Татарстан Республикасы җыелмасы быел да иң күпсанлы командаларның берсе булып тора. Аның составында:
- 347 конкурсант;
- 347 эксперт;
- 347 компетенция.
Юнәлешләр арасында ресторан сервисы, электромонтаж, фельдшерлык эше, медицина ярдәме һәм социаль кайгырту, чәчтараш сәнгате, пациентның цифрлы игезәге, ЧПУ станокларында токарь эшкәртү һәм башка бик күп һөнәрләр бар.
Беренче җиңүләр
Татарстан вәкилләре югары һөнәри осталык күрсәтә. Инде беренче җиңүләр дә бар: Новосибирск шәһәрендә узган төбәкара этапта юниорлар арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча республика җыелмасы алтын медаль яулады.
География һәм планнар
Ярышлар 2026 елның августына кадәр дәвам итәчәк. Кайбер катнашучылар өчен бу этап финал булса, иң- иңнәр алга таба өч зур финалда — Түбән Новгород, Калуга һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә — республика данын яклаячак. Кайбер уңышлылар ерак сәфәр- Сахалинга кадәр барып җитәчәк.
Алда — яңа сынаулар, якты чыгышлар һәм, һичшиксез, яңа җиңүләр!
📸 Фото: Татарстан Республикасы Һөнәри компетенцияләр үзәгенең матбугат хезмәте
Фотоотчет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев