Татарстанда һава шартларына бәйле рәвештә вакытлыча чикләү кертелде
Татарстанда һава шартлары начараю сәбәпле автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен вакытлыча чикләү кертелде.
Чикләүләр 4 гыйнварда иртәнге сәгать сигездән ике федераль автомобиль юлында гамәлдә була: - «Казан-Оренбург» юлында (Әлмәткә кадәр); - "Казан-Ульяновск" юлында.
Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, барлык чикләүләр һава торышы һәм юл шартлары яхшырганчы кертелгән. Машина йөртүчеләргә маршрутларны алдан планлаштырырга, тизлек режимын һәм дистанцияне үтәргә, шулай ук катлаулы һава шартларында транспорт чарасы белән идарә иткәндә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.
Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев