Тыныч тормышка ияләшү бик җиңел булмады
Украинада барган махсус хәрби операциядә яраланып, дәвалану курслары үткәннән соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган Яңа Әлем авылы егете Илсур Зәкиев тыныч тормышта үз урынын тапкан.
Без аннан реабилитация үтү вакыты, хәзерге көндә ниләр белән шөгыльләнүе хакында кызыксындык.
Илсур үз иленең чын патриоты. Аның шулай икәне төрле очрашуларда ясаган чыгышларыннан да, укыган шигырьләреннән дә сизелеп тора. Кечкенәдән үк хәрби тормышка тартыла егет. Ул армия сафына да кулына диплом алуның икенче көнендә үк китә. Самара өлкәсе Кряж поселогында медицина ротасында саниструкторлыкка укуларда була. Ярты елдан соң аларны Чечняга җибәрәләр. Армиядә хезмәт итү вакыты тәмамланыр алдыннан Илсур килешү төзеп, хезмәт итәргә кала. 2006 елда гына туган авылына кайта. Әмма гадәти тормышка ияләшә алмыйча, килешү төзеп, Кавказ ягына, Карачаево-Черкесиядә Президентның тау бригадасына хәрби хезмәткә китә. Бер ел хезмәт иткәч, Владимир өлкәсендә кече лейтенантка укый. Укуын тәмамлагач, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Аннан Курил утрауларына китә. 2010 елда килешүе тәмамлангач, авылга кайта.
Илдә махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән гариза язып, МХОга китә.
Сигез еллык хәрби тәҗрибәсе булган Илсур Казанда өч кенә көн була. Өйрәнүләрдә тоткарланмый, аны тугызынчы ротаның икенче взвод командиры итеп билгелиләр һәм Нагорьега җибәрләр. Шунда аны тугызынчы рота командиры итеп куялар. 15 ноябрьдә Украинага керәләр.
Анда күргәннәре исә бер китап язарлык. Аны медицина взводы командиры итеп куялар. Бик күп иптәшләренә беренче ярдәм күрсәтеп, үлемнән алып кала. Мина басуыннан иптәшләрен коткарганы өчен “Док” позывнойлы Илсур Зәкиев “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Хезмәте вакытында үзе дә яралана.
– Кыска вакытлы ялда булганнан соң, баргач булды ул. Соңгы вакытта дроннар ешайды. Без аларны төрле исемнәр белән йөртәбез. Аларны бик күреп тә булмый. Позицияне үзгәртеп, окоп казый башлаган идек. Бер кулда автомат, икенче кулда – көрәк. Окоп әзер булмагач, сикереп тә булмый. Пычкы тавышы кебек кенә ишетелеп алды да, шартлады. Дулкын белән мине бер читкә атты. Аяк яраланды. Үз-үземә беренче ярдәм күрсәттем. Егетләр дә булышты, – дип искә ала ул вакытны Илсур.
Төрле госпитальләрдә дәвалану узганнан соң, туган авылына кайта. Реабилитация курслары уза.
Хезмәттәшләремнең
хөрмәтен сизәм
– Сезне кайчан хәрби хезмәткә яраксыз дип
таптылар?
– Документларның әзер булып, минем кулга килеп керүенә ике айлап булды. Безнең штаб Самара өлкәсе Кряж поселогында бит. Татарстаннан киткәннәрнең барысының да документлары анда. Шунда хәри хезмәттәгеләрне тернәкләндерү үзгенә дә барып йөрергә туры килде. Казандагы госпитальләрдә дә яттым.
Бераз өйдә торгач, үзебезнең җирлектәге “Башак” хуҗалыгына махсус хәрби хезмәткә киткәнче эшләгән урыныма, ветеринария табибы булып эшкә чыктым. Инде бер елга якын малларның сәламәтлеген кайгыртабыз, сөт арттыру өстендә эшлибез. Хезмәтемне яратып башкарам. Хуҗалык җитәкчесе Илүс Ярмиев бик яхшы мөгамәләдә.
– Тыныч тормышка кереп китү авыр булмадымы?
– Яшермим, авыр булды. Чөнки анда күргәннәр онытыла торган түгел. Бигрәк тә йокы авырлык белән бирелә. Хәзер дә төнлә уяныла. Мин бүлек командиры булгач, блиндажда тапик телефоны бар иде. Ул прилет булган саен шалтырый. Аның чылтыраган тавышы әле дә колак төбендә яңгырап торган кебек. Шуңа тыныч йокылар тиз генә булмас әле. Чаллының ветераннар госпиталендә биредә ятып дәваланып, бераз психологик яктан тынычлану алып чыга аласыз, диделәр. Без анда диспансеризация үтеп кайттык.
Яңа ел чорында яшьләр шаярып, петардалар атыштырдылар, кешеләр салютлар
аттырдылар. Шул вакытта йөрәк урыныннан чыгып китәрдәй булып тибә башлый. Ачу да килеп китә. Төнлә бер уянгач, йоклап китеп тә булмый.
– Эшли башлагач, анда күргәннәр бераз онытылдымы?
– Әйе, кеше арасында йөри, эшли башлагач, бераз басылды. Эш белән мавыккач, онытылып та торасың.
– Хезмәттәшләрегезнең сезгә карата мөнәсәбәте үзгәрмәдеме?
– Аларның миңа карата хөрмәтләре артканы сизелеп тора. Шуның өчен дә мин аларга рәхмәтле. Барысы да бик әйбәтләр.
– Махсус хәрби операциядәге иптәшләрегез белән хәбәрләшеп торасызмы?
– Әйе, хәбәрләшеп, телеграм аша сөйләшеп торабыз.
Кайткан арада кунакка чакыралар. Үзем ярдәм иткән, безнең батальондагы Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга егетләре белән гел хәбәрдәбез.
– Сезне укучылар, халык белән очрашуларда еш күрәбез. Алар сезнең күңелгә күпмедер рәхәтлек бирәме?
– Бирә. Яшьләр, укучылар, студентлар белән очрашу, аларга Ватанны яратырга, хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерү, йөрәкләренә үтеп керү, үзең кичергәннәрне күңелләренә дә үткәрергә тырышу миңа горурлык өсти. Шулай очрашуларга чакырганнары өчен форсаттан файдаланып, укучыларга да, укытучыларга да, җитәкчеләргә дә рәхмәтемне әйтәм.
Тыныч тормышның кадерен белик.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев